Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

"Август-Лениногорск" агрофирмасы "Подписка бүләк ит" акциясендә катнашып, район газетларына яздырды

Икенче яртыеллыкка газет-журналларга язылу бара. Безнең райондашларыбыз “Август-Лениногорск” агрофирмасының игелекле ярдәме белән киләсе яртыеллыкта “Заман сулышы” һәм “Лениногорские вести” газетларын алачак.


“Август-Лениногорск” җәмгыяте  “Подписка бүләк ит” акциясендә катнашты һәм 74 райондашыбызга газет яздыруда иганәчелек ярдәме күрсәтте. Агрофирма эшчәнлеген алып баручы территориядә яшәүче тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары район газетларын алачак. Агрофирма районыбызның шактый авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара. Моннан 2 ел элек районда эшчәнлекләрен башлап җибәрделәр.

Киләсе яртыеллыкта газет алдыручылар агрофирманың эшләре белән дә танышып барырлар, шулай ук район яңалыкларын укыячаклар. Әнә Яңа Иштирәктә яшәүче Бәдриямал апа Хәмзина олы  - 92 яшьтә булса да, газетлар укырга ярата. Ул дөньядагы вакыйгалар белән кызыксына, күзәтеп бара, ил һәм районның барлык яңалыклары турында белә. Мондый бүләккә һәм игътибарга ул бик шат. Күп авырлыклар күрергә туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 12 яшь булган.

-    Үгез җигеп, урман ташуда эшләдек. Атка утырып та эшләргә туры килде. Иртән иртүк, әче таңнан чыгып китә идек, кич кайтып керәбез. Кырда сабанда катнаша идек. Эшләмәгән эшебез калмады. Хәзер менә тормышлар матур, һәркемгә исәнлек телим, ил-көннәр тыныч булсын инде, сугышлар була күрмәсен, - ди Бәдриямал апа.

Ул – сугыш ветеранының тол хатыны. Ире Хатип Хәмзин сугышта элемтәче булып хезмәт иткән. Алар Бәдриямал апа белән 1953 елда өйләнешкәннәр. Биш бала үстергәннәр. Кызганыч, Хатип абый 1999 елда бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә  Бәдриямал әби кызы Сиринә тәрбиясендә яши. 11 онык, 7 оныкчыгы булган әби дә әле ул. Кулында дисбесе, күңелендә изге теләкләр генә.

Әлбәттә, “Август-Лениногорск” агрофирмасы район газетларын яздырып, редакция өчен зур ярдәм күрсәтте. Игелекле эшләре дәвамлы булсын. “Подписка бүләк ит” акциясе язылу тәмамланганчы бара. Шулай ук башка предприятие-оешмалар, депутатлар да кушылыр дип ышанабыз.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев