Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Айгөл Хәева "Заман сулышы"на язылып бүләк отты. Котлыйбыз!

"Татмедиа" җәмгыяте уздырган "Подписка өчен телевизор" акциясенә нәтиҗә ясалды, кызыксындыру бүләге отучылар арасында лениногорскилы Айгөл Хәева да бар. Быел безнең шәһәр һәм районнан биш кеше катнашты. Төп приз - телевизор Мамадыш районына чыкты, одеял һәм фотоаппаратлар да безне читләтеп үтте. Һәр район катнашучылары арасыннан "Татмедиа" җәмгыятенә караган иң күп газет-журналга...

"Татмедиа" җәмгыяте уздырган "Подписка өчен телевизор" акциясенә нәтиҗә ясалды, кызыксындыру бүләге отучылар арасында лениногорскилы Айгөл Хәева да бар.


Быел безнең шәһәр һәм районнан биш кеше катнашты. Төп приз - телевизор Мамадыш районына чыкты, одеял һәм
фотоаппаратлар да безне читләтеп үтте. Һәр район катнашучылары арасыннан "Татмедиа" җәмгыятенә караган иң күп газет-журналга язылучыны билгеләделәр. Бездән - Айгөл Хәева иң күп газет-журнал яздыручы булып чыкты, аңа Казаннан кызыксындыру бүләге алып кайтып тапшырдык.
-Безнең гаиләдә биш кеше. Биш газет, биш журнал алдырабыз. Газет укымыйча яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм. Үзем дә, ирем дә Лениногорскида туып үсмәсәк тә, район газетына - Заман сулышы"на язылмый калганыбыз юк, - ди ул.
"Подписка өчен телевизор" акциясе һәр ярты ел саен газетка язылу чоры башлангач уздырыла.
-Мин берничә тапкыр кызыксындыру бүләге оттым инде. Катнашуның бернинди кыенлыгын да күрмим. Газетка язылу квитанцияләренең күчермәсен ясыйм да почта аша җибәрәм, - ди Айгөл.
Бүләк оту өчен "Татмедиа" җәмгыятенә караган һәм өчтән ким булмаган газет-журналга язылган булу кирәк. Аның берсе, әлбәттә инде, "Заман сулышы" булырга тиеш, дип уйлыйбыз. Квитанцияләрнең күчермәләрен почта аша да, электрон юл белән дә җибәреп була. Акциянең башлануы газетта язып чыгабыз, хәбәр сайтта да булачак, караштыргалап барыгыз һәм катнашыгыз.
Алсу Миңнебаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев