Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар бакчасында ике сабыйның урамга чыгып киткәнен тәрбияче күрми калган

Чаллыдагы балалар бакчасында тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада, ике сабый урамга чыгып киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

22 сентябрь иртәсендә «Радужный» балалар бакчасында ике сабый — яшь ярымлык малай һәм кыз тәрбияче башка эш белән мәшгуль булган арада җиңелчә киемнәрдән генә урамга чыгып киткән. Сабыйларны автостоянкада шул тирәдән үтеп баручылар табып, балалар бакчасына алып кайткан.

Сабыйлар зыян күрмәгән һәм бакчага йөрүләрен дәвам иткән. Балаларның әти-әнисе мәктәпкәчә учреждение җитәкчелегенә карата дәгъва белдермәгән.

Республика прокуратурасы бакча мөдире адресына закон бозуны бетерү турында гариза юллаган. Аның нәтиҗәләре буенча ике тәрбиячегә җәза бирелгән.

https://tatar-inform.tatar

Фото: пиксабай

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X