Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар өчен туңдырма урынына сөтле десерт, ә тәме искиткеч

Бу ризык суфле кебек булып чыга. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик ярата. Ингредиентлар: 0,5 л кефир (яки ряженка) 1/3 стакан майлылыгы аз каймак 1/2 стакан шикәр комы 1 аш кашыгы желатин 0,5 кап ванилин Әзерләү тәртибе: желатинны суда җебетеп, бүрттерәбез, аннары болгата-болгата җылытабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Желатин суынган арада,...

Бу ризык суфле кебек булып чыга. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик ярата.
Ингредиентлар:
0,5 л кефир (яки ряженка)
1/3 стакан майлылыгы аз каймак
1/2 стакан шикәр комы
1 аш кашыгы желатин
0,5 кап ванилин
Әзерләү тәртибе: желатинны суда җебетеп, бүрттерәбез, аннары болгата-болгата җылытабыз, ләкин кайнатмыйбыз. Желатин суынган арада, кефир, каймак, шикәр комын һәм ванилинны барысын бергә кушып, миксер белән 3 минут тирәсе күпертәбез. Болгатуны туктатмыйча гына әлеге катнашмага желатин өстибез. Тагын 3 минут күпертәбез. Шунда ук әзер массаны кечкенә савытларга салабыз һәм 2-4 сәгатькә суыткычка куябыз.
Десертны җиләк, чикләвек, шоколад белән бизәргә була. Суфле тагын да тәмлерәк булсын өчен, кефирның күләмен киметеп, бераз җиләк-җимеш согы өстәргә мөмкин.
Кефир белән ясалган десерт туңдырманың пломбир, ә ряҗенка салынганы крем-брюле төрен хәтерләтә.
Өлкәннәр бу тәм-томны кәһвәгә дә өсти ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев