Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Балалар китапханәсендә якташ язучы Таһир Шәмсуаров белән очрашу булды

Лениногорскиның Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә “Туган як сандыгы” клубы эшчәнлеге кысаларында якташ язучы Таһир Шәмсуаров белән очрашу үтте, дип хәбәр итә китапханә.

 

Таһир Шәмсуаров олылар өчен генә түгел, балалар күңеленә дә ошый торган шигырьләр иҗат итә. Аның "Җырчы чикерткәләр” дигән соңгы чыккан китабы – нәкъ менә нәни дуслары өчен.

Очрашуда 11нче гимназиянең 3А сыйныфы укучылары катнашты. Чара барышында алар шагыйрь абыйларының тормыш һәм иҗат юлы белән таныштылар. Алар шулай ук “Җырчы чикерткәләр” китабыннан шигырьләр дә ятлап килгәннәр. Әлеге китап тышыннан ук үзенә җәлеп итеп тора. Шагыйрь Таһир Яруллович укучыларга бик теләп үзенең шигырьләрен укыды, аларның сорауларына җавап бирде.

Язучының күп кенә шигырьләренә композиторлар көйләр язганын да укучылар чара барышында белде. Таһир Шәмсуаровның кызы – Ләйсән Рахманова язучы сүзләренә язылган “Кояшлы Татарстан” җырын башкарды. Ә көен Людмила Аланлы иҗат иткән.

Соңыннан язучы абыйлары кул тамгасы куелган китаплы да булдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X