Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Безнең тормыш нефть белән бәйләнгән (нефтьчеләр көненнән фоторепортаж)

Лениногорск – “кара алтын” бишеге, нәкъ менә безнең җир катламыннан Татарстанда беренче нефть табыла.

Шулай булгач, нефтьчеләрнең һөнәри бәйрәмнәрен зурлап үткәрергә хаклары бар.

Быел Нефть һәм газ промышленносте хезмәткәрләре көне Татарстанның нефть регионының  9 шәһәрендә беркөнне “Мы вместе – Без бергә” девизы белән узды. Әйе, бергә! Замана нинди генә үзгәрешләр, яңалыклар кертмәсен, нефть тармагында эшләүчеләр бердәм, бер команда булып, нефть табуда үз эшләрен дәвам итәләр. Бәйрәм нефтьчеләрне генә түгел, төрле өлкә һөнәр ияләрен берләштерде, “кара алтын” табуда юл яручы – ветераннарыбызга карата тагын бер тапкыр рәхмәт сүзләре җиткерү дә иде.

Төп бәйрәм чарасы шәһәрнең “Юбилейный” паркында узды. Аңа кадәр лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары өчен төрле мәйданчыкларда төрле күңел ачу чаралары оештырылды. Һәркемдә  көн дәвамында  бәйрәм кәефе иде.

Бүләкләү тантанасында алдынгы хезмәткәрләр берсе артыннан икенчесе сәхнә түренә менде, бүләкләнүчеләр күп иде. Фидакарь хезмәткә лаеклы хөрмәт күрсәтә белү – уңай күренеш.

“Лениногорскнефть” идарәсе Насих Нәфисович Хәеров “Татнефть”нең Мактаулы нефтьчесе исеменә лаек булды. Аның бертуганы – Фәнис Нәфисович шулай ук әлеге идарәдә эшли, бүген аны да бүләкләделәр. Ул Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатына ия булды. Икесенә бергә эш стажы – 64 ел.

-    Эш шартлары гел яхшы якка үзгәрә бара. Элеккеге еллар белән чагыштырсак, бик күп алга китеш бар. Без хәзер яшь хезмәткәрләргә үзебезнең тәҗрибәбезне тапшырабыз, - ди бертуган Хәеровлар.

Бүләкләүләрдән соң сәхнәдән Лениногорскиның үзешчән артистлары җырларын бүләк итте. Шулай ук татар эстрадасы йолдызлары – Илназ Сафиуллин, Алсу-Азат Фазлыевларның җырлары да күңелләргә үтеп керде. «Молва» фолк-төркеме һәм «Just Brass» төркеме килгән тамашачыларны үз җырларына биетте дә. Кичнең салкынлыгын берәү дә сизмәде. Матур концерт күңелгә ял бирде. Бәйрәм салюты да истә калырлык булды.

Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укырсыз

Сергей Трусов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев