Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бөгелмә районында бер егет, әнисе өчен үч алмакчы булып, әтисенең сөяркәсен үтергән

Хатын-кызга 60 тапкыр кайчы белән кадаганнар, дип уйланыла.

 

Кече Бөгелмә авылында бер хатын-кызны рәхимсез төстә үтерүдә шикләнелүче тоткарланган. Ул шушы ук авылда яшәүче 24 яшьлек егет булып чыккан. Аңа карата “Үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 июнь көнне көндез Полевая урамындагы 26 йортта 50 яшьлек хатын-кыз мәете табыла. Аның башы һәм муенында бик күп чәнчелгән-киселгән яра эзләре була. Тикшерүчеләрнең осталыгы, шулай ук җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чараларының ярдәме нәтиҗәсендә җинаять кылуда шикләнелүче бик тиз тоткарланган. Егет тикшерүчеләргә күрсәтмәләр бирүдән баш тарткан.

— Гаилә-көнкүрештә килеп чыккан нәфрәт хатын-кызга һөҗүм итүгә җирлек әзерләгән булса кирәк, – дип коры гына аңлатып үтелгән идарәдән KazanFirst хәбәрчесенә.

Интернет-басма бу котчыкмалы хәлнең ничегрәк килеп чыгуын үз чыганаклары аша ачыклауга ирешкән. Аңа хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, үтерелгән хатын-кыз тоткарланган егетнең әтисенең сөяркәсе булган. Иренең чит хатын белән чуалуын белгәннән соң, әнисен инсульт суккан. Шуңа күрә улы әнисе өчен үч алырга карар иткән. Үлгән хатын-кыз гәүдәсендә 60ка якын яра эзе калган. Аңа кайчы белән һөҗүм иткәннәр булса кирәк.

ЧЫГАНАК

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев