Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген хезмәттәшегезнең утыргычына утыра күрмәгез! (сынамышлар)

Ир белән хатын бүген киемнәрен дә бер суда юмасын. 27 апрель сынамышлары игътибарга лаек, укымый калмагыз!

Бүген һич кенә дә ялагайланмагыз һәм алдашмагыз, үзегезгә зур күңелсезлекләр җәлеп итәрсез.

Шулай ук беркемгә дә вәгъдә бирмәгез! Аны үти алмаячаксыз, эшләр, планнар бозылачак.

Бүген бәхәсләшкән кешене дә күңелсезлекләр көтә. Кечкенә бәхәс тә зур талашуга әйләнеп, начар тәмамланырга мөмкин.

Ир белән хатынның киемнәре бүген бер суда юылмасын! Югыйсә, бу парны аерылышу көтә икән.

Бик кызыксыгагыз да, бүген ахирәтегезнең йөзеген киеп карамагыз. Аның гаилә иминлеген юк итәчәксез, үзегезнеке дә булмаячак.

Ишекне ачык калдырмагыз! Өегездән уңыш һәм бәхет чыгып китәргә мөмкин.

Бүген үз-үзенә чәчәкләр алган хатын-кыз беркайчан да кияүгә чыкмаячак, имеш.

Эштә хезмәттәшегезнең утыргычына утырмагыз, үзегезнең эш урынын югалтырга мөмкинсез.

Ашаганнан соң савыт-сабаны юмый калдырмагыз. Юылмаган савыт-саба аша бүген өйгә начарлык җәлеп ителә икән.

Баскычта хушлашмагыз! Планнар тормышка ашмаячак...

https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-04-27/b-gen-hezm-tt-shegezne-utyrgychyna-utyra-k-rm-gez-2785799

https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген хезмәттәшегезнең утыргычына утыра күрмәгез!