Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген лениногорскилы Фәния апа Мияссаровага 90 яшь тулды

Тыл хезмәтчәне Фәния Әхмәтдин кызы Мияссарова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын алды. Тумышы белән Актаныш районнан булган Фәния апа Лениногорскига 1955 елда килә. Егерме биш елдан артык икмәк заводында экспедитор булып эшли ул. Аңа бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Ачлыкны да, төрле авырлыкларны да балачактан...

Тыл хезмәтчәне Фәния Әхмәтдин кызы Мияссарова 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хатын алды.
Тумышы белән Актаныш районнан булган Фәния апа Лениногорскига 1955 елда килә. Егерме биш елдан артык икмәк заводында экспедитор булып эшли ул.
Аңа бик яшьли тормыш арбасына җигелергә туры килә. Ачлыкны да, төрле авырлыкларны да балачактан ук күрә. Өч яшьлек вакытта әнисез кала, әтисен төрмәгә утырталар. Әнисенең бертуган Зәки апасында үсә ул. Орчык хәтле буе булуга карамастан, унике яшеннән ипи сала, бөтен өй эшләре дә аның җилкәсенә төшә. Хатынннар белән беррәттән, фронтка оекбаш, бияләйләр дә бәйли.
Фәния апага үз яшен һич бирерлек түгел. Сөбханалла, күзләр тимәсен!
- Тик утырырга бер яратмыйм, өйдә нәрсә дә булса да эшлим, - ди. Зарланып, уфтанып ятуны булдыксыз һәм ялкаулар эше дип саный.
Фәния апа - көр күңелле һәм бик хәрәкәтчән. Юбиляр кул эшләренә, аш-суга да бик оста. Бәйрәм көне уңаеннан тәмле бәлеш тә салган . Бәлешнең хуш исе бөтен бүлмәгә таралган иде . Аның күңел җылысы белән бәйләгән чәчәкләре күз явын алырлык. Үзе яши торган балконында алар "мине күрегез дигәндәй" әллә кайдан күзгә ташлана.
Зилә Мөдәррисова
автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев