Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Россия матбугаты көне

13 гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә бу көнне 1703 елда Петр I указы буенча "Ведомости" газетасының беренче саны дөнья күргән.

Барлык коллегаларны әлеге бәйрәм белән котлыйбыз.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар, газета-журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре — Россия матбугат көне белән котлады. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илебездә матбугат бай тарихлы һәм күп гасырлык традицияләргә ия. Безнең матбугат битләрендә ил һәм аның төбәкләре тормышындагы төп вакыйгалар гына түгел, ә төрле чорларның рухы да урын алган. Публицистикада һәрвакыт битараф булмаган, иҗади, үз эшенең мөһимлеген аңлаган, һәр әйтелгән сүз өчен җаваплы кешеләр эшләде. XXI гасыр журналистикасы электрон форматка һәм телевидениегә күчүгә карамастан, газета-журналларның кәгазь версияләреннән акрынлап читләшсә дә, безнең күп кенә ватандашларыбыз элеккечә нәкъ менә басма сүзгә өстенлек бирә, традицион җитди басмаларны укый.

Яңа ел республика өчен дә, тулаем ил өчен дә әһәмиятле вакыйгаларга бай булачак. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы (1941-1945 еллар) билгеләп үтеләчәк, күпсанлы спорт һәм иҗтимагый чаралар, халыкара форумнар һәм конференцияләр узачак. 2020нче ел — шулай ук сайлаулар елы да. Татарстан халкы үзенең Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаячак. Җәмгыять сездән әлеге вакыйгаларны яктырткан кызыклы, сыйфатлы материаллар көтә", диелә котлауда.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев