Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген йомыркаларга карап, киләчәкне белеп була! (сынамышлар)

Шулай ук ир-егетләр бүген күлмәкләрен үзләре үтүкләмәсен. Ни өченме? 23 май сынамышларын укыгыз!

Борынгыларга ышансак, 23 майда акча туздырырга ярамый. Соңыннан бик озак бурычка яшәргә туры киләчәк.


Бүген кемнедер рәнҗеткән кеше өч ел бәхет күрмәячәк икән. Сак булыгыз!


Бүген күлмәген үзе үтүкләгән ир-егет ялгыз гомер кичерәчәк икән, имеш.


Бүген кеше алдында талаша күрмәгез! Күңелсезлекләрегез өч тапкыр артырга мөмкин.


Бүген чәчне кыска итеп кистерергә дә киңәш ителми. Шәхси тормыш уңышсыз булачак.


Әгәр 23 майда калакны чынаяак эчендә калдырсагыз, тормышыгыздагы бер мөһим нәрсәне күрми калачаксыз.


Төнгелеккә чүпне ишек төбендә калдырмагыз — яхшыга түгел.


Бүген кешенекен алган кеше үзенекен өч тапкыр күбрәк югалтачак.


Ә йомыркалардан ничек киләчәкне күрергә, дисезме? Бүген кетәклектән тавык йомыркаларын җыеп кергәч, санагыз — җөп сан чыктымы, такмы? Так сан чыкса (четное число), тормышыгызда үзгәрешләргә әзер булыгыз. Яшь ханымнар тиздән бәби алып кайтачак. Ә җөп сан якын арада тормышта берни дә үзгәрмәячәге турында сөйли.

Менә шулай...

https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2022-05-23/b-gen-yomyrkalarga-karap-kil-ch-kne-belep-bula-2813942

https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев