Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биеделәр дә, биеттеләр дә

Ишегалды бәйрәмнәре эстафетасын шушы көннәрдә Горький урамы, 56 нчы йорт ишегалды кабул итте. Әлеге микрорайон 7нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә карый. Йортларга коммуналь хезмәтне "Оникс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять күрсәтә, ә баш предприятиесе "Лениногорск-РемСервис" җәмгыяте. Бәйрәмне оештыручылар да нәкъ менә алар иде. Бәйрәм буласын белгәч, бирегә яше-карты, бала-чагасы җыелды. Җаның түзеп ничек...

Ишегалды бәйрәмнәре эстафетасын шушы көннәрдә Горький урамы, 56 нчы йорт ишегалды кабул итте.
Әлеге микрорайон 7нче территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсенә карый. Йортларга коммуналь хезмәтне "Оникс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять күрсәтә, ә баш предприятиесе "Лениногорск-РемСервис" җәмгыяте. Бәйрәмне оештыручылар да нәкъ менә алар иде.
Бәйрәм буласын белгәч, бирегә яше-карты, бала-чагасы җыелды. Җаның түзеп ничек итеп өйдә ятырга мөмкин мондый көнне? Әйтергә кирәк, бу ишегалдында яшәүчеләр өчен мондый бәйрәм беренче тапкыр үткәрелде. Шуңа да, концерт башланганчы ук, барысы да сәхнә алдындагы эскәмияләрдән урын алырга ашыкты.
Башкарма комитет җитәкчесе Нәфис Ибраев бәйрәмне ачып, теләкләрен җиткерде, лениногорскилыларның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуда башкарылган һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.
- Шәһәр һәм район халкы нефтьчеләр ярдәмен нык тоя. Моны Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан төзелүче күп санлы социаль объектлар исбат итә. Шәһәр бәйрәме көннәрендә аларның күбесе куллануга тапшырылачак. Шәһәрдә ишегалды бәйрәмнәре инде берничә ел рәттән үткәрелә. Бу бәйрәм, дуслык һәм бердәмлек билгесе буларак, бер ишегалдыннан икенчесенә тапшырыла. Дус-тату, бер-берегезгә ярдәм итеп яшәгез, - диде ул.
Әлеге микрорайонда яшәп, җәмәгать эшләрендә актив катнашучы Светлана Андреева сәхнәгә менеп, йортларны, ишегалдын, гомумән, кварталларны һәрдаим тәртиптә тоткан, кирәк чакта ярдәмгә килгән "Оникс" җәмгыяте директоры Риф Зыятдинов һәм аның коллективына барлык яшәүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткерде. Үз чиратында җәмгыять директоры Риф Зыятдинов микрорайон халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, быел Горький урамы, 56 нчы һәм Кутузов урамы, 26 нчы йортларда үткәрелгән капиталь ремонт эшләре турында сөйләде, аның барышында сабырлык һәм түземлек күрсәткән фатир хуҗаларына рәхмәт әйтте.
Матур традиция буенча бу көнне кварталның алдынгы, иң хөрмәтле һәм барлык эштә дә активлык күрсәткән кешеләре бүләкләнә. Бу көнне дә алар берничәү иде. Светлана Андреева муниципалитетның, Николай Малахов 7нче ТОСның Рәхмәт хатына лаек булсалар, нефтьче-ветеран Мөдәпир Зиннуровка Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан бүләк тапшырылды.
- Бәйрәмгә әзерлек вакытында ишегаллары төзекләндерелде. Эскәмияләр буялды, балалар мәйданчыклары куелды, чәчәкләр утыртылды. Кайбер йортлар, ишегаллары шәһәрнең иң матур җиренә әйләнде, - диде бәйрәм вакытында Риф Радмилович ишегалдын күз уңыннан кичереп.
Чыннан да, йортлар яныннан узганда күңел шатлана - чөнки подъездлар, ишегаллары чиста, төзек һәм матур. Газоннарда ник бер чүп булсын. Күбесендә тирә-якка хуш исләрен таратып, аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Әлеге матурлыкның "Оникс" җәмгыяте хезмәткәрләре кулы белән тудырылуы куандырса, яшәүчеләрнең үзләрен фатирларында гына түгел, йортларында, ишегалларында да чын хуҗа итеп тоюлары, аларны бергәләп чисталыкта, матурлыкта тотарга тырышулары, әлеге матурлыкны саклаулары тагын бер сөенеч.
Бәйрәм барышында муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов лениногорскилыларны якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрик итеп, әлеге микрорайонда яшәүче һәм быел беренче сыйныфка баручы Карина Ильина белән Вилена Ситниковага хезмәт дәресе өчен кирәк-яраклар тутырылган букчалар тапшырды.
Бәйрәм Илдус Камалов җитәкчелегендәге үзешчән сәнгать артистлары чыгышы белән үрелеп барды. Сәхнә алдында күптөрле ярышлар оештырылып, җиңүчеләргә шунда ук бүләкләр тапшырыла барды, ерак түгел генә бер мәйданчыкта балалар өчен дә уеннар барды. Алар эстафетада, аркан тартышуда һәм башка ярышларда көч сынашты. Җырга-моңга, нәфис сүзгә осталар да бәйгедә үзен сынап карый алды.
- Ишегалларында мондый күңелле бәйрәмнең булганы юк иде әле. Бик рәхәтләнеп ял итәбез. Кварталыбыз төзекләндерелде, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырыды, өлкәннәр мәнфәгате дә онытылмый - матур-матур эскәмияләр куелды. Менә шәһәр мэры үзе килеп, халык белән аралаша. Бу бит җитәкчеләрнең халыкка карата булган хөрмәте, ихтирамы. Мондый бәйрәмнәр киләчәктә дә безнең ишегалдында гына түгел, һәр йорт алдында булсын иде, - ди Светлана Андреева.
Балаларның шат авазы кичкә кадәр яңгырап, уен-көлке кояш баеганчы дәвам итте. Инде көн кичкә таба авышса да, мәйдан тулы биючеләрнең әле таралышырга исәпләре юк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: праздник двора