Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биектауда коронавирус табылган табибның ваемсызлык дәрәҗәсе тикшереләчәк

Биектау районы хастаханәсендә эшләүче табибка коронавирус диагнозы куелган. Аның ни рәвешле чир йоктыруын, ваемсызлык күрсәткәнме-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр. Бу хакта онлайн брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

 

Сорауда Биектау районында табибның Чехиядән кайткан кызы белән контактка кереп, карантинга китмәве турында әйтелә.

«Без ведомство контролен уздырдык. Чыннан да, андый факт бар. Бу хезмәткәр госпитальләрнең берсендә дәвалана, хәле канәгатьләнерлек. Алга таба Биектау хастаханәсенең барлык хезмәткәрләрен тикшердек. Берничә тапкыр тискәре нәтиҗәләр килде. Табиб ваемсызлыкка юл куйганмы-юкмы икәнен ачыкларбыз», — диде министр.

Марат Садыйков Татарстанда өч табибның коронавирус белән авырганын хәбәр итте. Биектау хастаханәсендә коронавирус күпләп таралганы турында ялган мәгълүмат та чыккан иде. Фейк таратучыларга җинаять эше кузгатылды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев