Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәләкәй Даниилга ярдәм кирәк

Без әле кечкенә Даниил Потаповка булышырга өлгерәбез. Моның өчен безгә тиз һәм бердәм булырга кирәк! Даниил 2013 елның 25 сентябрендә дөньяга килә. - Данечка һәр көн өчен көрәшеп, сынауларны җиңеп яши. Ай ярымлык вакытыннан аны анемия белән табиб-гематолог дәвалады. Туганнан бирле окулистта исәптә торабыз. Хәзер Даниилның күзе бик начар күрә...

Без әле кечкенә Даниил Потаповка булышырга өлгерәбез. Моның өчен безгә тиз һәм бердәм булырга кирәк!
Даниил 2013 елның 25 сентябрендә дөньяга килә.
- Данечка һәр көн өчен көрәшеп, сынауларны җиңеп яши. Ай ярымлык вакытыннан аны анемия белән табиб-гематолог дәвалады. Туганнан бирле окулистта исәптә торабыз. Хәзер Даниилның күзе бик начар күрә башлады. 3 айлык вакытыннан башындагы йомшак урыны (родничок) кабара башлады, невролог күзәтүендә дәваландык. Табибларның барлык киңәшләрен үтәп баруга карамастан, баланың хәле начарайганнан начарайды. Даниилга 7 ай тулгач, баш миенә шунтирование ясалды. Ярты елдан соң сабыйның җенес әгъзаларына тагын бер операция булды, - дип сөйли малайның әнисе Лилия.
Ул вакытта гаиләгә бу иң авыр сынау булып тоела. Тик март аенда тагын бер куркыныч диагноз куела: ике яшьлек малайда сөяк авыруы - остеопетроз булуы ачыклана. Күпне кичергән сабыйның һәм аның әти-әнисенең бар ышанчы Израиль клиникасында арка миен күчереп утырту (трансплантация) буенча ясалачак операциядә һәм бездә, хөрмәтле укучылар. Операция өчен таләп ителгән 20 миллион сумны алар бездән башка беркайчан да туплый алмаячак.
Даниил әле бик кечкенә, авырулары күп булуга карамастан, бик акыллы һәм киң күңелле малай. Ул яхшы белгеч, бер дигән ир һәм әти була алачак. Безнең күчерелгән һәр тиенебез аны сәламәт һәм бәхетле киләчәккә якынайта!
Акчаларны түбәндәге юллар белән күчерергә мөмкин:
"Яндекс-кошелек" 410014080359182
МТС +79869189972, +79869189973
"Мегафон" +79274934512, +79274934558
"Билайн" +79600880976, +79063302948
WebMoney: Z681186792479, R358999144485
Qiwi +79872370509
Сбербанк картасы: 5469 6200 1870 1910, ул малайның әтисе Николай Потапов исеменә ачылган.
чыганак:http://www.alabuganury.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев