Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бу атнага йолдызнамә

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, йолдызлар сезгә бу атнада дусларыгыз һәм якыннарыгызга ныграк ышанырга куша. Бу атнада сезне алар белән уртак кызыксынулар берләштерәчәк. Эш һәм ял режимын дөрес бәйләргә кирәк. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар җитәрлек булачак. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, көндәлек эшләрегезне тәртипкә китерер вакытыгыз җитәрлек булачак. Дәртләнеп эшкә тотынсагыз, уңыш озак көттермәс. Өегезгә ремонт...

КУЧКАР (21.03-20.04)лар, йолдызлар сезгә бу атнада дусларыгыз һәм якыннарыгызга ныграк ышанырга куша. Бу атнада сезне алар белән уртак кызыксынулар берләштерәчәк. Эш һәм ял режимын дөрес бәйләргә кирәк. Шәхси тормышыгызда күңелле вакыйгалар җитәрлек булачак.
ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, көндәлек эшләрегезне тәртипкә китерер вакытыгыз җитәрлек булачак. Дәртләнеп эшкә тотынсагыз, уңыш озак көттермәс. Өегезгә ремонт ясый башласагыз була. Дусларыгыз белән еш аралашып торырга туры киләчәк. Спиртлы эчемлекләр белән мавыкмагыз.
ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләр, бу атнада дин һәм философия белән кызыксынуыгыз артыр. Шуңа бәйле тормышка карашыгыз үзгәрергә мөмкин. Максатыгызга җиңел ирешерсез. Нинди генә эшкә тотынсагыз да, ахыры уңышлы булыр. Аралашу, яңа танышулар өчен уңайлы вакыт.
КЫСЛА (22.06-22.07)лар, бу атнада сездә белемегезне арттыру теләге туачак. Шулай да бик күп тармакны үзләштерергә тырышмагыз, бер өлкәгә генә тукталсагыз, уңышка ирешерсез. Финанс мәсьәләсендә дә уңышлы атна булачак: матди хәлегез яхшырыр.
АРЫСЛАН (23.07-22.08)нар эштә актив булып, үҗәтлек үрнәге күрсәтер. Шул ук вакытта басынкы һәм башкаларның хәлен аңлый торган кеше буларак башкалардан аерылып торырсыз. Башлаган һәр эшегездә теләктәшлек табарсыз. Якыннарыгыз сезнең игътибарга мохтаҗ.
КЫЗ (23.08-22.09)лар, хезмәттәшләрегез, шулай ук гаилә әгъзалары белән дә бер-берегезне ярты сүздән аңларсыз. Ялгыз булсагыз, икенче яртыгызны табарсыз, әмма очраклы элемтәләрдән сак булыгыз. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булу кирәк: чыныга башлау өчен яхшы вакыт.
ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләр, уй-теләкләргезне тормышка ашыру эшенә курыкмыйча тотыныгыз: теләктәшләрегез җитәрлек. Җитәкчегез сезнең алга катлаулы бурыч куйса да, үти алыр көч табарсыз. Оптимизм сездә җитәрлек. Дусларыгыз белән еш очрашып торырга туры килер.
ЧАЯН (24.10-22.11)нар, алдыгызга куелган максатка җиңел ирешерсез. Әмма даими рәвештә уңай нәтиҗәләргә ирешер өчен үҗәтлек кенә аз, алдан планлаштыра белү дә кирәк. Башкаларның ярдәменә исәп тотмагыз, бары үзегезгә генә таяныгыз. Шәхси тормышыгызга күбрәк игътибар бирегез.
УКЧЫ (23.11-21.21)лар, һөнәри өлкәдә яңа идеяләр биләп алыр. Белемегезне арттыру теләге туар. Философия, башка халыкларның мәдәнияте сезгә кызыклы тоелыр. Тирә-юньдәгеләр белән бер-берегезне сүзсез дә аңлый башларсыз. Гаилә әгъзалары белән аралар җайланыр төсле.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, мөһим карарларны курыкмыйча кабул итсәгез дә була. Йолдызлар сезнең юлда бары тик яхшы күңелле генә кешеләр очрар дип вәгъдә итә. Максатыгызга ирешү юлында кыенлыклар белән очрашсагыз да читкә тайпылмагыз. Матди хәлегез бик яхшы түгел.
СУКОЯР (19.01-18.02)лар, бу атнада сез һөнәри өлкәдә дә, шәхси тормышта да актив булырсыз. Максатыгызга ирешү юлында күп көч түгәргә туры киләчәк. Финанс хәлегез тотрыклы түгел, шуңа да акчагызны уйлап тотыгыз. Гаилә мөнәсәбәтләрен җайлау белән мәшгуль булырсыз.
БАЛЫК (19.02-20.03)лар, һөнәри өлкәдә уңыш елмаер: хезмәттәшләрегез белән мөнәсәбәтләр яхшы, җитәкчегез сезне аңлый. Нәрсәгәдер ирешү өчен күп көч тә түгәргә туры килмәс. Әмма сәламәтлегегезгә игътибарлы булуыгыз сорала. Берәр җирегез авыртса, кичекмәстән табибка күренегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев