Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел «Үлемсез полк» акциясе офлайн форматында узачак

Быел «Үлемсез полк» акциясе офлайн форматында узачак, дип белдерде «Россиянең үлемсез полкы» гомумроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Үзәк штабы рәистәше Сергей Макаров. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Шатлыклы хәбәр белән уртаклашабыз – быел «Үлемсез полк» йөреше традицион офлайн форматында оештырылачак», - диде генерал-полковник.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе урынбасары Елена Цунаева хәбәр иткәнчә, сугыш геройларының портретларын күп функцияле үзәкләр һәм Россия Почтасы бүлекләрендә бушлай ясатып булачак.

Шунысын да искәртик: соңгы ике елда хәтер акциясе коронавирус инфекциясе таралу аркасында онлайн форматында үткәрелде. Әйтик, 2020 елда «Үлемсез полк» йөреше 26 июльгә планлаштырылган иде, әмма соңыннан аның вакыты күчерелде. Җиңү көнендә акция онлайн форматында оештырылды. Россия Президенты Владимир Путин ул чагында белгечләр һәм табиблар акцияне үткәрергә киңәш итми дип белдерде.

https://tatar-inform.tatar/news/byel-ulemsez-polk-akciyase-oflain-formatynda-uzacak-5853128

https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел «Үлемсез полк» акциясе офлайн форматында узачак