Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чәч буйыйм дип... үлә язган

Бүгенге көндә яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә, хәтта ир-егетләр дә чәч буйый. Бәлки шуңа да, чәч буявы бизнесы гөрләп чәчәк ата. Кибетләрдә аларның төрлелегәннән хәтта күзләр камаша. Кызганычка каршы, кайбер буяуларының сәламәтлеккә зур зыян салуы мөмкин. Моңа мисаллар хәттин ашкан.

Шуңа бәйле Парижда булган түбәндәге вакыйга күпләребезгә сабак булырлык. 19 яшьлек Эстель исемле кызыкай супермакеттан кара чәч буяуы сатып ала. Буяу чарасына беркетелгән инструкциядә фенилендиамен парына аллергия булу-булмавын тикшереп карарга киңәш ителгән була.

Кызыкай тест белән файдалануын- файдаланган, әмма 48 сәгать урынына 30 минут кына көтәргә түземлеге җиткән.  

Чәчләрен буяганнан соң санаулы минутлар эчендә, кызның баш түбәсе кычытып, шешенә башлый.  Иртән торуга башы 56дан 63 сантиметрга кадәр зурая. Маңгае ике тапкырга шешенүе нәтиҗәсендә башы лампочкага охшап кала. Әнисе дәваханәгә алып бара, әмма анда дарулар язып, өенә кайтарып җибәрәләр.  

Тагын бер төн үтүгә Эстельнең хәлләре тәмам мөшкелләнеп китә. Тончыга, теле кабара, йөрәге еш-еш тибә башлый. Тагын дәваханәгә алып китәләр. Бу юлы аңа адреналин инъекциясен кадыйлар. Бу төнне кыз табиблар күзәтүе астында кала. Икенче көнне хәлләре яхшыргач, өенә кайтырып җибәрәләр.  

Керфек озынайтам дип күзсез кала язган кызлар да бар. Канадада яшәүче 20 яшьлек бер кыз күзләренә ясалма керфекләр ябыштыру җилеме аллергия бирүе аркасында күзләрен бик озак ача алмый җәфалана.   Ярый ла, безнең мисаллардагы кызлар, матурлык корбанына әверелмичә, исән-сау калганнар. Матурлык хакында уйлаганда, сәламәтлек турында онытып җибәрәбез шул.    

Фото: https://pixabay.com  

 Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24060

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев