Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чияле Тауда якташлар очрашуы булды

Һәр кешенең туган ягы, туган авылы, туган җире бар. Анда көтеп торыр кешең булганда, кайтып йөрүләре бик күңелле. Безнең районның бер почмагында Чияле Тау,Үтәмеш дигән авыллар бар иде. Иде дип язуым шуннан, бүгенге көндә ул авыллар ташландык рәвешендә - анда беркемдә яшәми.

18 июль көнендә, авылны сагынып, якын итеп кайтып йөрүчеләр, бик матур бәйрәм курыкмыйча әйтә алам - Сабан туе оештырдылар!Чияле Тауда туып үскән, бүгенгесе көнне Әлмәттә яшәүче Фәнүс Гиматдинов һәм аның гаиләсе, шушы авыл егете Ришат Хәмидуллин, , Риваль  Садрыев үз гаиләсе белән, олы бер бәйрәм ясадылар.Авыл халкына алдан хәбәр итеп, тау итәгендә җыелышып бәйрәмне башлап җибәрделәр. Фәнүс абый кереш сүз итеп, авылның тарихын сөйләп үтте. Шушы авылда туып- үскән, яшәгән, бүгенге көндә төрле якларга таралып яшәсә дә , газиз туган авылларын сагынып кайткан өлкән буын бергәләп зиратка кереп намаз укыдылар,  әрвахларга дога кылдылар. Шулай ук,Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар,  инде арабыздан киткән ветераннар истәлегенә куелган һәйкәл янына барып, анда да дога укыдылар.Бәйрәм изге эштән башланып китте. Казан асып пылау, шулпа пешерделәр, самоварлар белән чәй кайнаттылар. Ул казанда пешкән ашлар, мәтрүшкәле чәйнең исе бөтен тирә- якка таралып, ямь өстенә ямь өстәде. Бәйрәмне тулыландырып торган җырчы егет һәм гармунчыга, халык кул чабып туялмады, артистлар Әлмәт шәһәреннән килгәннәр иде. Авылдашлар, дуслар, туган-тумачалар,бергәләшеп  зур табын артында төшке ашны ашап алгач, күптәнге хәтирәләрне яңарткач, татарның милли уеннары башланды. Аркан тартышу, капчык киеп чабу, көянтә чиләк белән су күтәреп йөгерү, халыкны элеккеге авылда яшәгән чорларына кайтарды. Күңелләрендәге шатлык нуры йөзләренә сибелде, бер-берсе белән күптән күрешмәгән авылдашлар рәхәтләнеп күңел ачты, бәйрәм итте. Бу бәйрәмне әзерләп үткәргән олы йөрәкле, саф күңелле кешеләргә, барлык халык исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Аларга озын, сәламәт тормыш, гаилә шатлыгы  теләп калабыз.  Озак еллар  дәвамында шулай очрашып, туган авылыбызны онытмыйча яшәргә  ходай насыйп итсен.  Бу очрашуга кайта алмыйча калган якташларыбызны, киләчәктә көтеп, чакырып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X