Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәрзаман иҗатына багышлап Үзәк китапханә оештырган акциядә барлык республика халкы катнашты

13 октябрьдә танылган балалар язучысы, шагыйрь, А.Алиш, С.Сөләйманова, Ш.Бикчурин исемендәге премияләр лауреаты, татар әдәбиятын чорлар кичәрлек шигырьләр, хикәя - повестьлар белән баеткан Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулды.

 

Якташыбыз Җәүдәт Дәрзаман Лениногорск районы Сугышлы авылында дөньяга килә. Мәктәп елларында ук күңелендә шигъри сәләт йөрткән Җәүдәт, тора-бара башы-аягы белән иҗатка чума. Казанда укыганда студент елларыннан ук иҗтимагый эшкә тартыла. Үзен сәләтле каләм иясе итеп таныта. Шулай ук  “Чишмә” иҗат берләшмәсендә чыныгу алган шагыйрь бүгенге көндә меңнәрчә китап укучының яраткан шагыйре, язучысы.

     Лениногорск шәһәренең Г.Тукай исемендәге  Үзәк китапханәсе игелекле гамәл башкарды - Җәүдәт Дәрзаманның тууына 75 ел тулу уңаеннан, аның иҗатына багышлап  “Читаем Дарзамана. Дәрзаман әсәрләрен укыйбыз” регионара акциясен  оештырды. 22 сентябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр акциядә катнашучылар язучының аерым әсәрен сайлап алып, укып, үзләрен видеога төшереп социаль челтәрләргә урнаштырырга һәм үзләре турында кыскача мәгълүматны Үзәк китапханәнең электрон почтасына юлларга кирәк иде. Без, оештыручыларны таң калдырганы - Җәүдәт Дәрзаман иҗатын республика күләмендә яраталар, үз итәләр, укыйлар икән!

     Әлеге акциядә Татарстанның 30 район һәм шәһәреннән, башкалабыз Казанның үзеннән барысы 595 китап укучы катнашты. Иң күп катнашучы районнар арасында Сабадан - 144, Кукмарадан - 90, Апастан - 61, Лениногорсктан – 57, Актаныштан - 56 кеше. Иң сөендергәне шул: акциядә катнашучылар арасында яшь буынның, мәктәп укучыларының күплеге күңелләргә хуш килде. Алар арасында иң яшенә 5 яшь булса, ә иң өлкәне 75 кә җитә. Әлеге чараның ике телдә барганлыгын да искәртеп узуны кирәкле дип саныйбыз. Рус телле китап укучының да татар язучысы әсәрләрен укуы күңелләргә бик хуш килде.

     Без укучылар китап укымый дип зарланырга яратабыз. Ә баксаң, талантлы шагыйрь-язучы әсәрләрен бик теләп укыйлар икән бит. Акция тәмам. Әлеге күркәм чарада катнашучы барлык китап сөючеләр дипломнар белән бүләкләнде.  Әлеге акциядә катнашучыларның һәрберсенә Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре исеменнән тирән рәхмәтебезне белдерәбез, китап белән дус яшәргә чакырабыз.

Киләчәктә дә һәрберебезнең өстәлендә яраткан китабы урын алсын иде. Чөнки китаптан башка, матурлык-гүзәллектән башка телебезнең, әдәбиятыбызның киләчәге юк!

Ләйсән Рахманова,
Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәнең
милли әдәбият бүлеге хезмәткәре.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев