Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эш башлаучы фермерлар мәктәбе: авылда үз эшен ачарга теләүчеләр өч көнлек укуга чакырыла

27 нче октябрьдән 29 ына кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә, авыл җирендә үз эшен башларга теләүчеләр өчен фермер мәктәбе эшләячәк. Агробизнес белән шөгыльләнергә теләүче яшьләр, фермер мәктәбендә үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таба алачак.

Анда катнашу өчен авылда үз бизнесларын башларга теләүчеләр, яшь фермерлар, шулай ук бер елдан  ким эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары чакырыла. Катнашу өчен 22 октябрьгә кадәр сылтама буенча онлайн форма тутырырга кирәк.

"ФерМир” белем бирү программасында,  коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узуны яки әлеге авыруның соңгы алты ай эчендә күчерелүен раслаучы шәхси QR-кодлары булган затларга катнашырга рөхсәт ителә.

Фермер мәктәбен Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты ярдәмендә Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе оештыра.

Укулар  тәмамлангач, һәр катнашучыга дәүләт үрнәгендәге сертификат тапшырылачак, ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грант конкурсларында өстәмә баллар алуны күздә тота.

 

https://minmol.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X