Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшле дә, фатирлы да булды (+фотолар)

Узган елда Татарстанда 37 мең гаилә «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча торак шартларын яхшырта алды. Яңа фатир алу бәхетенә Лениногорскида яшәүче табиб Ландыш Ракипова да ия булды.



Яшь белгеч буларак, аңа Татарстан Хөкүмәте тарафыннан 500 мең сум күләмендә грант тапшырылган.


Ландыш Ракипова тумышы белән Ульян өлкәсеннән. Казан медицина университетында белем алган. Интернатураны бетергәннән соң аңа Татарстанда калырга тәкъдим итәләр. 2014 елда ул Лениногорскида төпләнеп эшли башлый.


-    Интернатурада укыганда миңа яшь белгечләргә ярдәм йөзеннән торак шартларын яхшыртуга Хөкүмәт тарафыннан грант бирелүе турында әйттеләр. Мин бу программада катнашырга булдым. Лениногорскига килеп эшли башлаганнан соң ярты ел вакыт тирәсе узгач миңа шушы грантны алу өчен сертификат тапшырдылар. Әлеге программа буенча бу грантны яңа йорттагы фатирга тотарга мөмкин иде. 2016нчы елның декабрь аенда мин инде квартир ачкычларын кулга алдым,- ди яшь белгеч.


Татарстан Хөкүмәте тарафыннан оештырылган махсус программа «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә республика медицина оешмаларында хезмәт итүче белгечләргә квартир алу өчен 7 процентлы  ставка белән ипотека бирелә. Шулай ук 5 ел эшләгәннән соң, 500 сумлык грант акчасы автомат рәвешле ипотека түләвенең бер өлешен каплауга күчерелә.

 “Әлеге программаның өчен ярдәме бик зур, бигрәк тә яшь белгечләр өчен. Яңа гына эшли башлаган кешегә торак сатып алу җиңел түгел, ә программа бу мөмкинлекне бирә. Айлык кертемнәрне түләп бардым, акча җыеп, күбрәк тә кертергә тырыштым. Биредә эшләгәнемә 5 ел тулып киткәч, грант акчасы да күчте. Шул рәвешле мин ипотекамны 3 ел дигәндә каплап та куйдым,” – дип шатлыгын уртаклашты ул.

Гөлназ Хәйретдинова

Автор фотолары

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев