Фасольдән кышкылыкка салат
Кыш өчен ашларга да , борщ өчен дэ шәп була. Болай ашарга да тәмле .
2 кг помидорны мясорубкадан чыгардым .Зур табакка салып шуна туралган 1 кг болгар борычы, 1 кг суган турап , кыргычтан уылган 1 кг кишер , ярты кг пешкән фасоль салдым .( фасольне кичтән бүрттерергә куйдым , иртән салкын су белән юып ярты сәгатьлэп пешердем ) .
Шуна 2,5 аш калагы тоз, 250 мл көнбагыш мае , 300 гр песок (песок 200 гр да җитә икән ) салып кайнатырга куйдым.
Кайнап чыккач 25 минут пешердем , 70 мл уксус салып тагын 7 минутлап кайнаттым .Банкаларга тутырып каплап куйдым .
Шушыннан 12 ярты литрлы банка чыга.
Рецепт авторы Фируза Гатина🌷
ЧЫГАНАК: https://vk.com/public99651353?w=wall-99651353_3148
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев