Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин бик бәхетле кеше”

Тиздән Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе үзенең 75 яшьлек юбилеен бәйрәм итәчәк.

– Мин бик бәхетле кеше, – диде журналистларга Фәрит Мөхәммәтшин. – Матур май аенда гаиләм һәм дусларым туган көнемне уздырачакмын.

Гаиләбез белән әти-әниләребездән килгән традицияләрне саклыйбыз. Хатыным белән 50 ел матур яшибез. Балалар үстердек, инде оныклар сөябез.

Инде үз традицияләребез – кешеләргә хөрмәт, өлкәннәрне ихтирам итү, гадел һәм намуслы булу балаларга да күчкән. Монда хатыным Луиза Әкрам кызының роле зур. Ул мине гомере буе эштән кайтканымны көтте. Кайчак, үпкәли дә иде. Әмма язмышым шундый булды.

Шөкер, гаиләдәге җылылыкны саклый алдык. Безнең бер-беребезгә булган мөнәсәбәтне балалар да күреп тора. Гомерем бәйрәмемне тыныч күңелем белән каршы алам.

https://vatantat.ru/2022/05/82106/

"Татар-информ" сайты фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәрит Мөхәммәтшин: “Мин бик бәхетле кеше”