Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Галимнәр гомерне озайта торган өч фактор турында сөйләде

Озын гомернең сере — картаю процессын я тизләтә, я тоткарлый торган көндәлек гадәтләр булу, дип яза Бөекбритания газетасы Daily Express.

Мәкаләнең авторлары организмның картаюын җиңә торган өч мөһим көндәлек гадәт турында яза.

РИА Новости җиткерүенчә, Бөекбритания журналистлары шикәрне чама белән кулланунының мөһим булуын ассызыклый. «Шикәрне күп куллану диабет һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгара. Шуңа күрә, рациондагы шикәр микъдарының кимүе картаюны акрынайта, матдәләр алмашы бозылуын кисәтә һәм сәламәтлекнең гомуми торышын яхшыртачак», - дип раслый басма авторлары.

Картаю процессын киметә торган тагын бер гадәт — ресвертрол матдәсен эчү. Ресвертрол кеше сәламәтлегенә тагын бер файда китерә: гипертониядән, йөрәк авыруларыннан, симерүдән һәм инсулинның артык йогынтысыннан саклый.

Өченче фактор — организмны Д3 витамины белән тәэмин итү. Тикшеренүләр әлеге витаминның оргнизмда җитәрлек микъдарда булмавы йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шеш, инфекцияләрдән зарарлануга китерүен күрсәткән. Шулай ук, Д3 витамины җитмәү — когнитив функцияләрнең кимүенә, депрессия, остеопороз, гипертония, икенче типтагы диабеттан үлүгә дә сәбәп була, диелә хәбәрдә.

 

https://tatar-inform.tatar

фото: https://pixabay.com/ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев