Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әгәр дә хатын-кыз 30 яшьтән соң бала таба икән, нигә аңа түләмиләр?

Өстәмә түләүләр ярдәмендә туучылар санын арттыруны 30 яшькә кадәр булган хатын-кызлар арасында гына түгел, ә бу яшьтән өлкәнрәк аналар арасында да стимуллаштырырга кирәк.

Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин Мурманск өлкәсе губернаторы Андрей Чибис белән очрашуда белдерде.

Чибис дәүләт башлыгына төбәктә «аналарны бала табарга стимуллаштыру» өчен 30 яшькә кадәрге әниләргә «алар борчылмасынга» түләүләр кертелүе турында сөйләде.

«Ә хатын-кыз 30 яшьтән соң бала таба икән, нигә аңа түләмиләр? Нинди аерма?» – дип кызыксынды Путин. Ул билгеләп үткәнчә, зуррак яшьтә бала тапкан хатын-кызларның саны азрак була, шуңа күрә бюджеттан бүлеп бирелгән акчаларда аерма зур булмаячак.

«Сезнең бюджет моңа мөмкинлек бирә, бюджет тәэмин ителеше югары», – дип өстәде Россия Президенты һәм барлык әниләр өчен дә түләүләр оештырырга чакырды. Җавап итеп, Чибис дәүләт башлыгы йөкләмәсен үтәргә вәгъдә бирде.

Быелдан Владимир Путин боерыгы буенча Россия Пенсия фонды аша балалары булган гражданнар өчен берничә яңа социаль пособиеләр түли: яшь ярымга кадәр бала карау буенча эшләмәүче гражданнарга айлык пособие; оешма ябылуга бәйле рәвештә эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу өчен пособие; чакырылыш буенча хәрби хезмәт узучы хәрби хезмәткәрнең баласына айлык пособие һәм башкалар түләнә. Әлеге чараларның тулы исемлеге белән Россия Пенсия фонды сайтында танышырга мөмкин.

 

 https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев