Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елдан бәяләр күтәрелә? Нәрсәләргә?

Киләсе елда азык-төлеккә бәяләр инфляция дәрәҗәсендә үсәргә тиеш, әмма искәрмәләр булырга мөмкин.

 

Бу хакта товар-чимал базарлары буенча белгеч Валентина Милашевская «Прайм» агентлыгына биргән әңгәмәсендә сөйләде. РИА Новости шул хакта хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Беренче чиратта, шампан шәрабенә бәяләрнең артуы көтелә — кибетләрдә уртача 41,4 процентка, дип белдерде агентлык әңгәмәдәше. Шулай ук Яңа ел алдыннан гадәттә уылдык, консервалар бик кыйммәтләнә, шуңа күрә аларны алдан алып куярга кирәк, диде белгеч.

Моннан тыш, Яңа елда ягулык һәм транспортка (биш-ун процентка), шулай ук тәмәке һәм вейпларга бәяләр артуы көтелә, чөнки 2023 елда аларны сатуга акциз дүрт процентка артачак, дип өстәде Милашевская.

https://vatantat.ru/2022/11/97369/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев