Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илфак Шиһаповка бүген 54 яшь тулган булыр иде. Кызы Зәринә әтисенең беркайда да яңгырамаган җыры белән уртаклашты

Бүген якташыбыз, язучы Илфак Шиһаповның туган көне. Исән булса, аңа 54 яшь туласы иде.

Кызы Зәринә әтисен искә алып,  беркайда да яңгырамаган җырын юллады.

“Әти бүгенге көн белән яшәргә өйрәтте. Иртәгә нәрсә буласын ул да белмәгән, без дә белмибез. Шуңа күрә кешене рәнҗетмәскә, үпкәләтмәскә тырышырга кирәк”– дип искә алды ул.

Илфак Шиһапов – социаль темага җырларның көен дә, сүзен дә үзе язган бердәнбер автор. Драматургия әсәрләре, публицистикасы да кабатланмас, үзгә аның.

Әсәрләре “Кеше эзлим” җыентыгына туплап бирелде. Күпләр аны продюсер буларак белә.

Аның Илсөя Бәдретдинова җырлаган җырлары – татар эстрадасында үзе бер ачыш булды. 2017 елның 30 маенда   49 яшендә вакытсыз вафат булды.

Илфак Шиһаповның беркайда да яңгырамаган җырын сылтама аша узып тыңлый аласыз.

 https://matbugat.ru/news/?id=36409

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев