Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Илфак Шиһаповның әнисе Асия апа: «РАЙПО председателе Илфакка мотоцикл табып өйгә китереп биргән иде» - "Шәһри Казан" (ФОТОЛАР)

(Казан, 5 апрель, "Шәһри Казан") Илфакның туган нигезенә килгән саен, күңелдән генә аны да бирегә кайтарам. Сөйләгән хатирәләре искә төшә. Әнисе Асия апа белән дә көненә икешәр тапкыр сөйләшә иде. Әлеге әңгәмәләр колакта яңгырый кебек.

Әнисе без килешкә тәмле аш пешереп, чәй әзерләп, фотоларны барлап куйган. Менә Илфак карга чумып уйнап йөри... Менә инде үсеп җитеп гитара тоткан егет... Менә колхозда эшләп йөргән еллары...

Асия апа фотоларны карый-карый истәлекләрне барлый:
– Илфак безнең дүртенче балабыз. Бер балабыз ун айда үлгән иде, Илшат белән Резидә, Илфак исән-сау үстеләр. Авылда ул елларда балалар аз тумый торган иде, шулай да Илфакның тууын зурлап күтәреп алдылар. Ничек шулай булгандыр – үзем дә аңламыйм, уйлаган саен хәйран калам. Бик күп кешеләр килгән иде котларга. Әтисе Илдус гомер буе аккордеонда уйнады, аны Германиядән әтисе, Илфакның бабасы була инде, сугыш кырыннан алып кайткан була.

Кунаклар килгәч, Илдусның ак аккордеонын сузып уйнап җибәрүләре әле дә күз алдында. Иштирәктә уйнаса, Бәкер шаулап торыр иде. Музыкага сәләте Илфакка әтисеннән килгәндер дим. Укуга омтылышын да шуннан күрәм. Кайда китап күрсә, шунда онытылып укый иде. Әнкәй чормадан берәр әйбер алып төш дип җибәрсә, шунда менеп, төшәргә онытып укып утырыр иде.

Илфак дүртенче сыйныфта укыганда, КПССның Үзәк комитетыннан хат килеп төште. Нинди еллар бит, ни булыр бу дип куркыштык. Бактың исә, Илфак ЦКга Лазарь Каганович кайда ул хәзер дип хат язган. Беребез белмәдек тә, хәйран калдык. «Сезнең бу соравыгызга җавап бирә алмыйбыз», – дип язганнар иде.

Әйберне сорый белеп сорый иде ул. Магнитофон кирәк дигәч, әтисе, үгез саткан акчага ,аны да алып кайтты. Ул вакытта әйбер дә юк бит әле. РАЙПО председателе Илфакка дип мотоциклны да табып өйгә китереп биргән иде. Фотога төшерү белән дә бик яшьли кызыксына башлады.

Күбәләк, елга буе, чәчәкләр – шундый әйберләрне төшерергә ярата иде. Бик кызыксынучан булса да, укырга гына керә алмады. Авыл мәктәбен тәмамлаган балалар ике ел колхозда эшләргә тиеш дигән тәртип иде. «Син китсәң, башкалар да китә», – дип, колхоз председателе җибәрмәде. Ике ел колхозда фермада, төзелештә эшләп йөрде. Армиягә китте, аннан кайткач, озак тормады – өйләнде. Бераз безнең белән бергә тордылар. Илфакның эштән кайтыр вакыты җиткәндә, хатыны Минзилә урамга чыгып көтеп тора иде. Ул чаттан борылуга, Минзилә, кулларын җәеп, каршына йөгерә. Илфак аны урам буйлап күтәреп алып кайта иде. Әй, бик матур парлар иде шул...

Зөлфия Хәлиуллина,

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/ilfak-shiapovny-nise-asiya-apa-raypo-predsedatele-ilfakka-mototsikl-tabyp-yg-kiterep-birgn-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев