Заман сулышы

Илфак Шиһаповтан «Авыл хатынының бер көне...» – 2

«Авыл хатынының бер көне...» дигән язмамны хәтерлисезме икән? Шул кабат кулыма килеп эләккәч, мәрхүмә әбием Сылуны, аның бер көнен искә төшердем. Җитмешенче еллардагы авыл хатынының бер көнен бергә күзаллыйк әле. Сугышта ирен югалтып, балаларын ялгызы тәрбияләп үстергән, алты‑җиде ел урын өстендә яткан каенанасын караган әбигә безне - кече малаеның балаларын...

«Авыл хатынының бер көне...» дигән язмамны хәтерлисезме икән? Шул кабат кулыма килеп эләккәч, мәрхүмә әбием Сылуны, аның бер көнен искә төшердем. Җитмешенче еллардагы авыл хатынының бер көнен бергә күзаллыйк әле.
Сугышта ирен югалтып, балаларын ялгызы тәрбияләп үстергән, алты‑җиде ел урын өстендә яткан каенанасын караган әбигә безне - кече малаеның балаларын тәрбияләү дә насыйп булды. Өчәү идек без. Ул чор кышлары карлы була иде. Газ дигән нәрсә юк. Бүгенгедәй хәтердә, кышын иртәнге дүртләр тирәсендә үк торып, әби мич ягып җибәрә. Ярый кар астыннан казып, өйгә утын кичтән үк кертеп куелган, кибеп бетмәсә дә, бозлы түгел, чытырдап кабынган каен чырасы ярымчи утынга ут тергезә ала... Мич ягып - өй, казанда малларга су җылыта, иртәнге биш тулгач эшкә китүче әтиләрне йә коймак, йә кабартма белән чәй эчереп җибәрә әби. Мич каршында ук самавыр җырлый... Көн башланды. Әти‑әни эшкә киткәч, әби маллар карарга чыгып китә. Аларга печән салырга, көрпәле җылы су эчерергә, сыерны саварга кирәк. Болар гадәттә тиз эшләнә кебек, тик ул чакта су кермәгән, аны көянтәләп чишмәдән ташырга кирәк.
Ул арада мич янып бетә. Аңа кадәр әби инде камыр басып өлгергән, кулдан ясалган түгәрәк калайларга ипи сала. Ипи салган көнне кабартма да пешерә. Шул ук ипи камыры инде үзе, табада, әле мич янганда ук пешерелә анысы. Кабартма тәмен башка берни белән дә аңлатып булмый аны. Хәзер сатыла торган булочка-мулочкалар «чепуха» кабартма янында... Шул ук арада әби, ит белән бәрәңгене турап, шулпалап, чуенга салып, мичкә куя.
Аннан өйдәге вак‑төяк эшләр тотына. Әби кул белән кер юа, идәннәрне сөртеп ала. Кайсыбыз укый, шуны мәктәпкә озата. Әтиләр төшке ашка кайтып китә. Кабат малларын карап керә. Иртәгегә утын кертә. Бераз бушаса, әби йә бәйләү белән, йә тегү белән утыра иде. Бераз кул астына керә башлагач, вак‑төяк эшне без дә эшләштек, билгеле. Кичке ашны пешергәч, әби йон эрләргә утыра, йон ката иде. Гомумән, Сылу карчыкның иркенләп утырганын хәтерләмим. Газсыз, сузыз йорт, бөтен нәрсә кул белән эшләнә - ул чорлар шулайрак истә калган...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: undefined
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: