Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ИЛСӨЯ БӘДРЕТДИНОВА: "ГОМЕРЕМДӘ КУРКУНЫ БЕЛМӘДЕМ"

Җырчы Илсөя Бәдретдинова турында үтә кызык фактлар. 1. Баллы ризыкларны җене сөйми. «Организмым баллыны кабул итмәгәнгәдер, бәлки. Баллы әйберне ашыйсым да килми. Гомерем дә бер тапкыр чәйгә яки кофега шикәр салып эчкәнем юк. Тортлар, туңдырмалар яратмыйм», - ди җырчы үзе. Менә, ком сәгате кебек, иң оста сынчы ясагандай камил буй-сынының...

Җырчы Илсөя Бәдретдинова турында үтә кызык фактлар.
1. Баллы ризыкларны җене сөйми. «Организмым баллыны кабул итмәгәнгәдер, бәлки. Баллы әйберне ашыйсым да килми. Гомерем дә бер тапкыр чәйгә яки кофега шикәр салып эчкәнем юк. Тортлар, туңдырмалар яратмыйм», - ди җырчы үзе. Менә, ком сәгате кебек, иң оста сынчы ясагандай камил буй-сынының сере кайда икән! Ә без баш ватабыз...
2. Ә иң яраткан ризыгы беләсезме нәрсә? Гомер ышанмыйсыз - балалар өчен бәләкәй банкаларга тутырылган пюрелар. «Үлеп яратам шуларны!» - ди Илсөя. Чынлап та, бигрәк тә тәмле шул алар. Ә, тагын яшел чәй ярата икән әле.
3. Рәсем ясарга һәвәс. Кайчандыр гәҗитләргә карикатуралар да ясаганы булган.
4. Бик кайнар су белән юынырга ярата. «Кеше андый суга кулын да тыга алмый, ә миңа нәкъ шундый өтеп ала торган су белән юынуы рәхәт», - ди җырчы.
5. Көн саен чәч юа. «Шулай итмәсәм, үземне тынычсыз хис итәм. Хәтта көненә икешәр тапкыр да юам әле», - ди ул.
6. Илсөянең гардеробында кышкы итекләр юк. Башлыгы һәм перчаткалары да юк. «Кышкы аяк киемен бөтенләй кимим. Кыш буе язгы-көзге юка аяк киеменнән йөрдем».
7. Иң яратмаганы - икейөзле кешеләр. Кешедән бер күңеле кайтса, ничекләр генә гафу үтенсә дә, кабул итә алмый.
8. Пычрак аяк киеме белән йөргәнне яратмый. «Өстендә нинди генә яхшы кием булса да, аяк киеме пычрак икән, ул кешедән гайрәтем чигә», - ди Илсөя Бәдретдинова.
9. Ә менә яратканы - песиләр. Йомшак, нәни песи баласын күрсә, кесәсенә салып алып кайтып китүдән үзен чак-чак тыя.
10. Техниканы ярата. Машинада, мотоциклда, снегоходта җилдерү аның иң яраткан шөгыле. «Гомеремдә куркуны белмәдем. Мин техниканы яраткан кебект, техника үзе дә мине ярата. Хәтта бер тапкыр утырып карамаган нәрсәләрне дә бер кабызудан йөртеп алып китәм».
11. Җырчы беркайчан да кычкырып-акырып сөйләшми. Кешеләрнең дә шулай сөйләшкәннәренә ачуы килә аның.
12. Улы белән аның кебек яшүсмер халәтенә төшеп сөйләшә. Шуңа да улы белән сердәшләр кебек якын алар. «Кайчак хәтта минем әни булуымны да онытып җибәрә», - ди Илсөя улы Нариман турында.
13. Дару үләннәре җыярга оста. «Җәй буе үләннәр җыеп киптерәм дә, кыш көне шуларны төнәтеп эчәм».
Фотолар Илсөя Бәдретдинованың ВКонтактедагы шәхси төркеменнән алынды - https://vk.com/ilsiya_badretdinova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев