Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Иммунолог чәчәк авыруыннан вакцинация кемгә кирәк булачагын аңлатты

Медицина фәннәре кандидаты, иммунолог Николай Крючков Sputnik радиосына биргән интервьюсында маймыл чәчәк авыруы тиздән Россиягә килеп җитәргә, аны кайдан да булса ияртеп кайтырга мөмкин булуны әйтте һәм бу уңайдан кемнәргә вакцинация кирәк булачагын фаразлады.

Тикшеренүче сүзләренә караганда, Россия территориясенә маймыл чәчәк авыруын алып керү мөмкин түгел дип әйтеп булмый.

«Төгәл срокларны фаразлау кыен, ләкин Россиягә маймыл чәчәк авыруы якындагы өч-алты ай тирәсендә килеп керергә мөмкин», - дип искәртте Крючков.

Гади чәчәк авыруыннан вакцинацияне иммунолог аерым категория гражданнар өчен кирәкле дип саный.

«Бу, мәсәлән, һөнәри эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге инфекция йоктырып авыручылар белән очрашырга мөмкин булган кешеләр: медицина хезмәткәрләре, чик буе контроле, шулай ук ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре», — дип аңлатты эксперт.

https://tatar-inform.tatar/news/immunolog-cacak-avyruynnan-vakcinaciya-kirak-bulacak-xezmatkarlar-turynda-iskartte-5855599

https://www.pexels.com/ru-ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иммунолог чәчәк авыруыннан вакцинация