Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Исем сайлауда катнашабыз

Лениногорскилылар бу көннәрдә республикадагы “Казан" һәм “Бегишево”  халыкара аэропортларына исем сайлауда катнаша. Тавыш бирү вакыты 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

 

Россиянең 48 халыкара аэропортына атаклы шәхесләр исеме бирү буенча финал тавыш бирү көннәре. 23 ноябрьгә “Казан” халыкара аэропортына финалдагы өч шәхеснең исемен бирү өчен үз тавышын 74 меңнән артык   кеше калдырган. Бөек шагыйрь Габдулла Тукайга – 46 меңнән артыграк, авиаконструктор Андрей Туполев өчен 19 меңнән артык кеше, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил өчен 8 меңнән артык кеше тавыш биргән.  


-Без гаиләбез белән Тукай исеме өчен тавыш бирдек. Әгәр исемлектә Тукай булмаса, әлбәттә Җәлил өчен тавыш биргән булыр идем. Тукай безгә “Туган телне” бүләк итүче. Әгәр аэропортка Тукай исеме бирелсә, республикабыз, милләтебезнең бердәм, көчле икәнен тагын бер кат исбатлап булыр иде, - ди Иске Шөгер авылы җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова.

  Шагыйрә, җырчы Людмила Аланлы:
- Тукай исеме бирергә тавышлар күп булачак дип мин баштан ук уйлап куйган идем. Үзем дә бер икеләнмичә аның өчен тавыш бирдем.  Тавышлар бер исемгә күбрәк булган саен, hичшиксез, ул исем җиңү яулаячак,  - дип үз фикерен белдерде. 

 - Телевизордан, интернеттан аэропортларга исем бирү турындагы яңалыкларны карап барам. Кеше активлык күрсәтә, теге яисә бу шәхес турында үз фикерен әйтә, - ди пенсионер Николай Гаврилов. - Мин тавышымны интернет челтәре аша бирдем, аның бернинди авырлыгын да күрмәдем. 

Лениногорскида яшәүче Айгөл Хәева:

- Әлбәттә, тавыш бирдем. Һәм Тукай исемен сайладым.

Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:


1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.

2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.

3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.

4. Аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев