Заман сулышы

Исән булса, якташ язучыбыз Җәмит ага Рәхимовка 85 яшь тулган булыр иде

Батыршалар рухы йөрәктә Үткәннәр сагындыра... Мин арабыздан бакыйлыкка күчкән остазларымны сагынам. Шөгер ягының, Лениногорск каласының горурлыгы, милләтпәрвәр шәхес, берәгәйле журналист, талантлы чәчмә әсәрләр остасы, туган ягы тарихын өйрәнүгә биниһая көч салган якташым, остазым Җәмит Гата улы Рәхимовның тууына 2020 елның 13 гыйнварында 85 ел тулды.

Реклама


 

 
Белем алу, тәүге адымнар
     Җәмит Гата улы Рәхимов 1935 елның 13 гыйнварында Иске Шөгер авылында дөньяга килә. Малайлык чоры шул заман баласына хас авырлык – кыенлык белән узуга карамастан, өс-башы искитәрлек булмаса да, бар нәрсә белән үтә кызыксынучан малай яшли  җан байлыгына тартыла. Данлыклы Иске Шөгер мәктәбендә белем ала. Нәкъ менә әлеге уку йортында ак кәгазьдәй тапсыз-керсез сабый күңеленә туган нигез, урам-тыкрык, авыл, синең кадерле әти-әниең, туган, дус, саладашларыңның көн иткән җире нәни ил дип аталганлыгы һәм аны күз карасыдай күреп табынырга кирәклеге гомерлек сабак рәвешендә аңына сеңеп кала... Бакча башындагы күп вакыйгаларның шаһиты, язмышлар серен сыйдырган балыклы Шушма елгасы агып ята.

     Ватан азатлыгы өчен илдә канкойгыч сугыш бара. 1943 елда Иске Шөгердә тарихи вакыйга – легендар беренче скважинадан  нефть фонтаны җир куеныннан бәреп чыга. Ул чагында кара алтын тормышында мөһим роль уйнаячагын, егерменче гасырда меңнәрчә кешенең өстәл китабына әверелердәй әсәрләр язып халкын зурлаячагын сигез яшьлек малай күз алдына да китерә алмый иде шул әле... Урта мәктәпне тәмамлап, Казан университетының филология бүлегендә укыганнан соң  Лениногорск нефть техникумын да уңышлы тәмамлый Җәмитебез. Күпчелек язучы олы иҗатка шигърият аша килә. Җәмит Рәхимовның тәүге шигъри шәлкемнәре әлбәттә Шөгергә, битум ятмаларын  саклап-яшереп яткан Шандор тауларына багышланган. Район газетасында эшләү, авыллардагы төрле һөнәр ияләре белән тыгыз аралашу, тәҗрибә туплау, үз җимешләрен бирә.

Өметле яшь журналист каләменнән берсеннән-берсе үзенчәлекле язмалар туа башлый. Лениногорск каласында яши башлагач иҗатка төптән җигелеп тарту, кара алтын табучыларның йөз аклыгын чагылдырган күләмле әсәрләр тудырган Шамил Бикчурин белән аралашу, гомерлек дуслык Җәмит абый иҗатына зур этәргеч бирә. Тормышны әйбәт белү, нефтьчеләр арасында кайнау, кайсы гасырда – чорда көн итүеңне онытып иҗатка чуму, камиллеккә омтылу.

Иҗат дәрьясына сәяхәт
     “Девон хәбәрчесе” – язучының җир маен табучыларга багышланган күркәм әсәре. Әлеге повестенда якташыбыз игелекле һөнәр ияләренең тынгысыз, вакыты белән куркыныч та янаган фидакарь хезмәтен бәян итә. Тынгысыз иҗади үрләр яулау, көенеч-сөенечләр тулы иҗат дәвам итә. “Өлешемә тигән көмешем”, “Тәвәккәл таш яра”, “Кыядагы чәчәкләр” кебек күләмле чәчмә әсәрләр авторга танылу китерә. Шуңа күрә без олпат язучыбызның чәчмә әсәрләрендә үз ягыбызны, Татарстаныбызны, төрле милләт кешеләренең иңгә-иң торуларын, дустанә мөнәсәбәтләрен, йөрәкләрдә исә Ватан дигән изге төшенчәнең исән-иминлеген тоябыз.


Тарихларны иңләр тарихчы
     Әдипнең тагын бер тиңдәшсез хезмәте аның “Шөгер төбәге-хәзинәләр чишмәсе” китабы. Ул монда зур сабырлык белән, үҗәтлек аша биниһая изге гамәл кылды. Әгәр дә хәзерге мәлдә Лениногорск районына караган байтак авылларның “паспорты” – үз тарихлары теркәлгән басмалары китап сурәтендә дөнья күргән икән, бу бер бәхәссез Җәмит  аганың Шөгер төбәге халкын йокыдан уятып үткәнен, бүгенгесен, киләчәген барларга этәргеч бирде. Ә бит тарихчы өчен иң авыр хезмәт – документлар туплау, республикабызның нефть ягы авыллары тарихына кагылган материаллар Татарстан архивларында гына түгел, Мәскәү, Самара, Уфа, Петербург һәм башка шәһәрләрдәге архивларда да саклана. Җәмит абый тарихчы буларак боларның бөтенесен актарып чыккан, кирәкле мәгълүматларны кәгазьгә төшергән, теркәгән.  Моңа кадәр туган якны өйрәнүгә багышланган барлык язма хезмәтләрен  игътибар белән өйрәнгән каләм иясе авыллар тарихы, кешеләр язмышы белән тәңгәл үреп барды. Җәмит Рәхимовның әлеге тиңсез хезмәтендә иң беренче чиратта татар авыллары язмышы торса да ул авылның Шөгер төбәгендә яшәүче рус, чуаш, мукшы һәм башка милләтләр өчен дә изге уртак нәни Ватан икәнлеген ассызлыклап үтә.

Таһир Шәмсуаров

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында укырсыз.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: