Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Июнь аенда өстәмә ял көне булачак

Июнь аенда Татарстан халкын өстәмә ял көне көтә.

Төбәнең Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул турыда искәртә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 12 июнь – Россия көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Быел ул ял көненә, якшәмбегә туры киләчәк.

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң икенче көнгә күчерелә», – дип билгеләп үтәләр ведомствода.

Шулай итеп, 12 июньдә Россия көнен бәйрәм итү уңаеннан ял көне 13 июньгә, дүшәмбегә, күчерелә.

Димәк, биш көнлек эш атнасында 11, 12 һәм 13 июньнәр ял көннәре булачак.

https://tatar-inform.tatar/news/iyun-aenda-tatarstanda-yasaucelarne-ostama-yal-kone-kota-5855536\

https://www.pexels.com/ru-ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәмә ял көне июньдә ял