Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кафия - Заһит Фазлыевларның зур, тату гаиләсендә хөрмәтләү, сабырлык күрсәтү - иң мөһиме

8 июль – Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көнен билгеләп үтәбез. Һәрбер гаиләнең үз тарихы, үз сукмагы. Тормыш иткәндә һәрвакыт бер-береңә “яратам” дип кенә торып та булмый, төрле чаклар була. Фазлыевлар гаиләсенә дә мең төрле сынауларны узарга туры килә.


Заһит һәм Кафия Зәй-Каратай авылының чирәмле урамнарында бергә уйнап, бер класста укыганнар. Аннары Кафия апа язмышын Тимәш авылы кешесе белән бәйли, ә Заһит абый исә классташына өйләнә. Тик Кафия апаның тормышы барып чыкмый, ул әти-әнисе йортына кызы белән кайтырга мәҗбүр була.  Заһит абыйның хатыны, өч баласын ятим калдырып, яман шештән үлеп китә. Шуннан ике ялгыз йөрәк, тормышны бер итәргә, гаилә учагы кабызырга карар кыла. 1965 елның декабрь аенда бергә яши башлыйлар.

Кафия апа батыр йөрәкле хатын булган икән, дип уйлап куйдым, Заһит абый үзе генә түгел бит, өч бала бар,  иң олысы – Сәрия, аңа 5 яшь, аннары Фәния, аңа 3 яшь, иң кечкенәсе Рәмзия, аңа 1 яшь тә 2 ай була. Әлеге сабыйларга ана назы, ана җылысы бүләк итәргә кирәк, аякка бастырырга, үзенең кызы да бар.

Бергә кушылгач, синеке дә, минеке дә дип торыш юк, бер гаилә булып яшиләр.
-    Балаларны үземнеке итеп кабул иттем, - ди Кафия апа. – Алар да читсенеп тормадылар, бик тиз ияләштеләр. Заһитның әнисе, кайнанам, и сөенде инде, балаларга әни булды дип.
Бергә тормыш итә башлагач, Фазлыевлар гаиләсендә шатлыклар-куанычлар өстәп, уртак балалар туа, Дамир, Рамил, Ильмира, Рафис дөньяга аваз сала.

Шулай итеп, әлеге гаилә 8 баланы үстереп, канат куеп, олы тормыш юлына чыгара. Шөкер, балалар тормыш дигән катлаулы дөньяда үз урыннарын таба, өч малай, бер кызлары – Зәй-Каратайда яши, авылда хөрмәтле гаиләләр. 8 баланың һәрберсе гаиләле, балалар үстерә.
Заһит бабай авыррак холыклы булса, Кафия әби йомшак, сабыр холыклы. Әлеге сыйфатларның икесен дә үлчәү тәлинкәсенә куеп, алтын урталыкны табып, тиешле тәрбияне балаларга җиткерә белгәннәр. Хезмәт, эш сөючән итеп үстергәннәр. 

Заһит абый – кул остасы. Ул ясаган диван, капкалардан ямь бөркелеп торган, яратып кулланганнар.

 Гомер буе куяннар асраганнар, аның тиресеннән гаилә башлыгы бүрекләр теккән. Кырысрак булган дисәм дә, менә шушы кул эшләре вакытында аның янына күрше-тирәдәге бала-чага җыелып, кызыксынып күзәтә торганнар.

Заһит абыйның гармунда өздереп уйнавын да әйтмичә булмый, элек авылда аны “гармунчы Заһит” дип йөрткәннәр. Хәзер олы яшьтә булса да, гармунын кулына алмыйча түзми икән. Ул нефть өлкәсендә эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кафия апа колхозда җир үлчәүче булып эшләгән.
2016 елда Кафия апа операция кичергән, быел – Заһит абыйга. Балалар бер-берсен чиратлап алыштырып карап торган, һәрвакыт яннарында булганнар. Авырлыкларны җиңеп чыгып, әби белән бабай  бер-берсеннән башка тора да алмауларына инанганнар. Сынауларны җиңәргә, авыртуларны басарга зур гаилә ярдәм иткән.

Бүгенге көндә Фазлыевлар нигезенә бәйрәмнәрдә 8 бала, 18 онык, 17 оныкчык җыелыша. Бер зур, бердәм, дус гаилә булып, мәш киләләр.
-    Гаиләдә, тормыш иткәндә сабырлык кирәк, - ди Заһит абый белән Кафия апа, яшь парларга үгет-нәсыйхәт биреп. – Бер-береңне хөрмәт итәргә, авыр сүзләрне колак яныннан уздырып җибәрергә кирәк.
Кафия апа әти-әнисенең үрнәгендә гаилә учагын сүндермичә, саклап калырга тырышкан. Аның бертуган сеңелесе иртә үлгәч, аның балаларына үзенең яратуын, җылысын бирә. Сеңелесенең кызлары да аңа рәхмәтле булып яши.

Розалия Мостафина

Фотолар: Фазлыевлар гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев