Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кассир 40 миллион сум акча белән качкан

Кассирны эзлиләр.

Мәскәү полициясе клиентларыннан 40 миллион сум акча алып качкан кассир хатынны эзли. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче булып эшләгән 28 яшьлек ир эшкуарлык белән шөгыльләнүче бертуганыннан 33,5 миллион сум акча алып торган, шуннан соң зур сумманы долларга алмаштырырга булган.

Ир интернетта мондый операцияләр белән шөгыльләнгән «трейдер» тапкан. Башта алар 2,4 миллион сум акча алыштырган, барысы да уңышлы узган. Шуннан соң "трейдер" аны Төньяк Тушинодагы акча алмаштыру пунктына алып барган, аның сүзләренчә, анда "иң фантастик шартлар" тудырылган.

Машина йөртүче рюкзактан 33,5 миллион сум акча алып, хезмәткәргә тапшыра, шул ук вакытта аның танышы хатынга тагын 6,5 миллион сум бирә. Кассир, аңа акчаны яңадан исәпләргә кирәк, дип, тәрәзәне ябып куя. Ул озак кына күренми торгач, зыян күрүче жалюзины күтәрә һәм хезмәткәрнең урынында булмавын күрә.

Зыян күрүчеләр полицейскийлар чакырта. Каракның тәрәзә аша чыгып, "Kia" автомобилендә качып китүе ачыклана. Билгеле булганча, әлеге бинаны ул бер атна элек арендага алган. Кассирны эзлиләр.

Долларга алыштыра торган бер рюкзак акчагыз булса, болай беркатлы булмагыз инде, җәмәгать...

 

Кызыл таң

Автор:Резида Валитова

 https://matbugat.ru/news/?id=37118

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев