Халык синоптигы: “Табигатьнең кыланмышларын аңлап булмый”
Җылы көтә-көтә салкын көзгә кереп барабыз
Сентябрьдәге “Әбиләр чуагы” да булмый калды быел. Әмма Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әле җылы көннәр алда булачак, дип ышандыра.
– Быел сыерчык буранын күпме көттем. Булмады. Аннан соң шомырт суыгы да булмады. Инде балан суыгы да булмады. Аптыраган идем мин бу хәлгә. Күзәтүләрем буенча июнь аенда явым-төшем күп булырга тиеш иде. Монысының да киресен күзәттек. Табигать саташты, – ди Әмир абый. – Сентябрь белән октябрьнең урыннары буталды. Әле яфраклар яңа саргая башлады. “Әбиләр чуагы” булачак әле. Ул 4-5 көн дәвам итәчәк.
Әмир Шәрәфиев авылларына урман күгәрченнәре килүен дә күзәткән.
– Саташуның тагын бер галәмәте инде бу. Бездәге күгәрченнәр шәһәргә китеп бетте, урманныкылар авылга күчте. Табигатьнең кыланмышларын аңлап булмый. Хәерлесен юрыйк,– ди ул.
http://agryz-rt.ru/news/yoldyznam/khalyk-sinoptigy-tabigatne-kylanmyshlaryn-alap-bulmyy
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев