Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкара инвалидлар ункөнлеге алдыннан Лениногорскида инвалидлар проблемасына багышланган түгәрәк өстәл узды

«Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең актлар залында инвалидлар декадасы алдыннан Инвалид балалары булган гаиләләрнең проблемалы мәсьәләләре турында фикер алышу буенча түгәрәк өстәл узды.

Анда физик мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбиялүче әниләр, шулай ук физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләр килде. Әлбәттә, инвалидларның проблемалары мәсьәләре шактый. Балалар поликлиникасына инвалид баланы алып баргач, беренче этаждан ары уза алмыйбыз, чөнки икенче, өченче катка менәргә лифт юк, ди алар. Шәһәрдәге 14нче коррекцион мәктәптә дә шул хәл, лифт каралмаган.

Моннан тыш дарулар белән тәэмин итү; реабилитацияләүнең техник чаралары, шифаханә-курорт дәвалануы белән тәэмин итү; гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында да сүз булды.

Инвалидлар һәм инвалид бала тәрбияләүче әниләр белән очрашуда  Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, “Дари Добро” оешмасы рәисе, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча 10 нчы  филиалы, "Лениногорск үзәк район хастаханәсе"  баш табибы, “Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм” һәм Мәгариф идарәсе вәкилләре катнашты. Бергәләп сорауларга җавап эзләделәр.

Розалия Мостафина

автор фотолары

Тулырак "Заман сулышы" газетында киләсе атнада укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев