Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Халыкта оптимизм кими...

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, илдә социаль оптимизм дәрәҗәсе кими, дип яза «Российская Газета".

Әйтик, респондентларның нибары 25 проценты гына бер елдан аларның гаиләсе әлегә караганда яхшырак яшәр, дип фаразлый һәм хәлләр начарлануын көтә. Узган ел яхшыруны – 33 процент, ә начарлануын 13 процент кеше көткән.

Шул ук вакытта, сорау алуда катнашучыларның 40 проценты якын киләчәктә нинди дә булса җитди үзгәрешләр көтми. Әмма гражданнарның 70 проценты илдәге икътисади хәлне уңай бәяләгән.

Социологлар хәбәр итүенчә, россиялеләрнең 58 процентын тормышлары канәгатьләндерә, респондентларның 16 проценты гына хәзерге торыштан канәгать түгел.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X