Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрби хезмәткәр гаиләсенә компенсация түләү буенча закон проектын хупланды

Закон хәрби хезмәткәр һәм башкарма хакимиятнең аерым федераль органнары хезмәткәре гаиләсе туендыручысын югалткан очракта социаль яклауны арттыруга юнәлдерелгән.


 

 

Россия Дәүләт Думасы һәлак булган хәрби хезмәткәр һәм кайбер хакимият органы хезмәткәре гаиләләре торакны капиталь төзекләндерүгә түли торган кертемне компенсацияләү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте.

Закон проектын Татарстаннан депутат Ольга Павлова җитәкчелегендәге авторлар төркеме төзегән һәм парламентның түбән палатасының барлык фракцияләре хуплаган.

Әлеге закон чыгару инициативасында федераль законнардагы «торакны карап тоткан өчен түләү» һәм «коммуналь хезмәтләр» кебек формулировкаларны Россия Торак кодексына тәңгәл китерү тәкъдим ителә.

«Закон проекты кайбер закон актларында положениеләрнең тәңгәл килмәвен бетерүгә юнәлтелгән. Ул хәрби хезмәткәр һәм башкарма хакимиятнең аерым федераль органнары хезмәткәре гаиләсе туендыручысын югалткан очракта социаль яклауның хокукый механизмын камилләштерүгә ярдәм итәчәк», — ди Ольга Павлова.

Россия Дәүләт Думасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әгәр яңа проект законлы көченә керсә, Эчке эшләр министрлыгы, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте оешмалары, Дәүләт янгынга каршы хезмәте, федераль салым полициясе органнары, таможня органнары һәм федераль фельдъегерьлек элемтәсенең җитәкче составы хезмәткәре гаиләләре компенсация алу хокукыннан файдалана алачак.

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

http://almet-rt.ru/news/mgyyat/khrbi-khezmtkr-gailsen-kompensatsiya-tl-buencha-zakon-proektyn-khuplandy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев