Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Кәримнең хыялы - зәңгәр, биек күктә очу

Кадетлар училищесына кереп уку – Кәримнең үз теләге. Ул бик тырыш малай, училищены яратып укый. Киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә тели.

Хезмәтнең дә әле ниндие – хәрби самолетларны  биек һәм аяз күкләргә күтәрергә чамалап тора ул.

Тимер юл вокзалында төшкән фоторәсемнән мөлаем генә карап торган малайны күргәч, май чүлмәге тышыннан билгеле дигән сүзләр искә төшә. Кемдер уйлап куйганча, ул монда поезд күрергә дип килмәгән.  Каникул вакытында әбисенә кунакка барышы да түгел. Кәримнең сәфәре – ерак. Ул  Төмән шәһәрендәге Президент кадетлар  училищесында укый. 

Лениногорск  малае, әти-әнисе, кечкенә сеңелләре  безнең шәһәрдә яши. Әбисе белән бабасы да  монда. Кәримгә әле 14 яшь тә тулмаган. Кадетлар училищесында ул инде өченче ел укый. Төмән белән Лениногорск арасы ерак,  Кәрим якыннары белән сирәк кенә очраша ала. Быел пандемия булу сәбәпле, бер генә тапкыр кышкы каникулда кайта алган.  Хәзер җәйге ялны көтәргә кала, ялга Лениногорскига кайтачак.  

Бала чактан ни дә булса турында хыялланып, шул хыялны тормышка ашыру буенча тырышучылар бар.  Ә хыял инде чынбарлыкка әверелгәч, аңа гомере буе тугры калып,  уңыш казанып, данлыклы исемнәргә лаек булалар.  Бәлки Кәрим Вилданов та шундыйлар рәтен тулылындыручыларның берседер. Киләчәген хәрби хезмәт белән бәйләргә тели.

Кәримнең бабасы Марат  хәрби хезмәт юлын үткән кеше,  ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ә якыннарын сагынуга килгәндә, әбисе Илсөягә сер итеп кенә: “Әбием, сезне, әти-әнине бик сагынсам да,  хыялым тормышка ашсын өчен миңа  укырга кирәк”, - дигән  Кәрим. Чын хәрбиләрчә кырт итеп әйтелгән сүз.

 

Фотолар: Вильдановларның гаилә архивыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев