Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Куакбаштан Мәрьям Әхмәдиева дүрт дистә ел исәп-хисапта

Районыбызда тырыш, уңган-булган хатын-кызларыбыз үзләренең хезмәтләре белән төрле тармакларда фидакарьләрчә эшлиләр.

 

Куакбаш авылында яшәүче Мәрьям Расих кызы Әхмәдиева күптән түгел район Советы сессиясендә мактаулы исемгә лаек булды. Аңа “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме тапшырылды.

Мәрьям Расих кызы дүрт дистә елдан артык аграр хуҗалык тармагында, исәп-хисап эшендә, ягъни бухгалтер булып эшли. Туган авылы – Куакбашта мәктәпне тәмамлагач, Бөгелмәдә бухгалтерлар әзерли торган курсларда укып кайта.
-    Ул чакта читкә турында уйламадык та. Югары белем алырга да мөмкинчелек юк иде. Укып кайткач, өч ел фермада эшләдем. Аннан соң “Маркс” хуҗалыгында бухгалтер вазифасына куйдылар. Менә шуннан бирле 41 ел әлеге эш урынымда эшлим. Хезмәтем ошый, коллективыбыз әйбәт, җитәкчебез – Ильяс Ганиев та кешелекле, - ди Мәрьям апа.

Аңардан элеккеге еллар белән бүгенге көнннең эш шартлары турында сораштырам. Мәрьям ханымның әйтүенчә, элек еллык отчетлар эшләгән вакытта хезмәт урынында кунып та калырга туры килгәләгән. Шулай инде, эш күләме зур, барысына да җитешергә кирәк, отчетны тапшыру көнен билгеләп куйгач, кунмыйча да хәлең юк. “Хәзер техник яктан мөмкинлекләр зур. Компьютер бар, программалар кертелгән, игътибарлы булып, эшләргә генә кирәк”, - ди ул. 

“Маркс” хуҗалыгы бухгалтериясендә дүрт кеше бердәм булып эшлиләр. Мәрьям апа әйтүенчә, кызы башка өлкә буенча хезмәт итә. “Һәркем кайда гына эшләсә дә, үз хезмәтен яратып, чын күңелдән башкарсын”, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев