Заман сулышы

Лениногорск Балалар китапханәсендә “Библиография иле” интеллектуаль китапханә дәресе узды

Әлеге кызыклы чарада 6нчы мәктәп укучылары катнашты. Ике командага бүленделәр: “Знатоки”, “Мыслители”. Интеллектуаль көрәш 6 раундтан торды.

Күп серләр саклый икән Библиография иле. Бу серләрне катнашучылар белән бергә Шапокляк әкият герое да ачыкларга тырышты.

Балалар «мәгълүмати мәдәният»ның нәрсә икәнлеген өйрәнделәр, китап структурасы белән таныштылар, каталог карточкасын тутырдылар, сораштыруда катнаштылар, сүзлекләр белән таныштылар, әлеге сүзләрне билгеләделәр, дусларын китапханәгә яздылар һәм бер-берсенә сораулар бирделәр.

 

Лениногорская ЦБС

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: