Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск хуҗабикәләренә яңа рецепт: “НӘФИС” САЛАТЫ

Әзерләүдә кирәк: - 1 кечкенә кап краб таякчыклары; - 100 г каты сыр; - 2 яшел алма, - каты пешкән йомырка; - 1 кишер; - майонез; - салат яфраклары; - тоз. 1. Краб таякчыкларының кызыл кырыйларын бик вак итеп, ак өлешен шакмаклап турарга. 2. Алманы саламлап турарга, кишерне - эре,...

Әзерләүдә кирәк:
- 1 кечкенә кап краб таякчыклары;
- 100 г каты сыр;
- 2 яшел алма,
- каты пешкән йомырка;
- 1 кишер;
- майонез;
- салат яфраклары;
- тоз.

1. Краб таякчыкларының кызыл кырыйларын бик вак итеп, ак өлешен шакмаклап турарга.

2. Алманы саламлап турарга, кишерне - эре, сыр һәм йомырканы вак угычтан уарга.

3. Краб таякчыкларына йомырка, кишер, алманы кушарга, тәменчә тоз сибәргә һәм майонез салып болгатырга.
4. Тәлинкәгә салат яфраклары җәяргә һәм салатны бушатырга.

5. Өстенә боҗра рәвешендә угычтан уылган сыр сибәргә, уртасына вакланган кызыл краб таякчыкларын салырга.

http://www.almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев