Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортына Яңа ел шатлыгы керде (фотолар)

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче апа-абыйлар янына Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар өлкәннәр белән балачакка кайтып килде: Чыршы янында әйлән-бәйлән уйнады, җыр җырлатты, Кыш бабай капчыгыннан конфетлар өләште. Әнә шулай "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге волонтерлар катнашында әби-бабайларга бәйрәм кәефе бүләк итте. Идарә ел саен "Татнефть" җәмгыяте белән шундый...

Лениногорск Картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче апа-абыйлар янына Кыш бабай белән Кар кызы килде. Алар өлкәннәр белән балачакка кайтып килде: Чыршы янында әйлән-бәйлән уйнады, җыр җырлатты, Кыш бабай капчыгыннан конфетлар өләште. Әнә шулай "Лениногорскнефть" идарәсе җитәкчелеге волонтерлар катнашында әби-бабайларга бәйрәм кәефе бүләк итте.

Идарә ел саен "Татнефть" җәмгыяте белән шундый чара уздыра. Менә быел да күп итеп бүләкләр белән килгәннәр, биредә яшәүчеләргә урын-җир комплекты, продуктлар җыелмасы, апа-әбиләргә яулык, абый-бабайларга кепка бүләк иттеләр.

5нче мәктәп укучылары матур итеп концерт әзерләгән иде, үз куллары белән ясалган открыткалар бирделәр.

Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев