Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск көрәшчеләре 9 медаль алды

Бөгелмә шәһәрендә дә грек-рим көрәшчеләре бәйгесе булып үтте. Көрәшнең бу төре буенча шәһәрдәге ”Факел” спорт мәктәбенең ачык беренчелегендә Лениногорск спортчылары да катнашты һәм бик уңышлы чыгыш ясады.

Бәйге Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре А.А. Шипилов истәлегенә үткәрелде. Анда республиканың Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Лениногорск шәһәрләре, Бөгелмә районының Ташлы авылы көрәшчеләре, Башкортстанның Туймазы районыннан килгән спортчылар бил алышты. Турнирга 2010 нчы һәм 2012 нче елда туган 120  грек-рим көрәшчесе килгән иде.

Шәһәребезне 3 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче өч көрәшче ачык беренчелекнең иң дәрәҗәле призын алуга иреште: 33 килограммга кадәр авырлык көчендә көрәшкән Ринат Хәбибуллин, 62 килограммга кадәр авырлыктагылар арасында  Александр Пикалев һәм 75 килограмм авырлык көчендәгеләр арасында көч сынашкан  Николай Лобанов  беренче урыннарны яуладылар.

Икенче урынга чыгучылар арасында Лениногорск көрәшчеләре икәү: Максим Новосаденко һәм Раил Ганиев.
Александр Носов, Павел Антонов, Генри Габриелян һәм Егор Гамза, үз авырлык категорияләрендәге көрәшчеләр арасында, өченче урыннарны алуга ирештеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лениногорск көрәшчеләре 9 медаль алды