Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск курсантлары имтихан тапшырды, таныклык алачак

Юлдан читтә йөрүче мототранспорт чараларын йөртергә укучылар имтихан тапшырды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге.


Нефть техникумы шоферлар әзерләде. Имтихан тапшыручылар башта техникумның уку кабинетында компьютерларда имтихан билетларына җаваплар бирделәр. Компьютерга махсус программа көйләнгән, автомат рәвештә имтихан нәтиҗәсен күрсәтә.

Практик өлештә кар-сазлыкта йөри торган транспорт чарасында йөртү күнекмәләре тикшерелгән.
“Имтиханга 29 курсант гариза биргән иде, шуның 28е уңышлы гына тапшырды. Тиздән алар тиешле таныклык алачак”, - дип хәбәр итә Гостехнадзорның инженер-инспекторы Илнур Галимов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев