Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәгариф идарәсе хезмәткәре грант отты

Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Николаевна Сушкова "Иң яхшы методист" грантына ия булды. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә. Әлеге грантка дәгъва кылучылар 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә тәрбия эшләре үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында билгеле бер юнәлештә проект яклаганнар. Конкурска 25 җиңүче сайлап алынган,...

Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Ирина Николаевна Сушкова "Иң яхшы методист" грантына ия булды. Бу хакта республика Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Әлеге грантка дәгъва кылучылар 2025 елга кадәр Россия Федерациясендә тәрбия эшләре үсеше стратегиясен тормышка ашыру кысаларында билгеле бер юнәлештә проект яклаганнар.
Конкурска 25 җиңүче сайлап алынган, алар арасында безнең мәгариф идарәсе хезмәткәре дә бар.
Сүз уңаеннан, "Мәгариф идарәләре (бүлекләре) начальникларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлар" номинациясендә "Иң яхшы методист" гранты республикада быел беренче тапкыр гына бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев