Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе узды

Шәһәрнең Мәдәният сараенда мәгариф системасында эшләүчеләрнең август конференциясе узды.

 Чарада район башлыгы Рәгать Хөсәенов, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин катнаштылар.

 

Бүгенге вакытта шәһәр һәм районда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә 4 мең 200 бала йөри. Балалар бакчаларында уңышлы рәвештә проект эшчәнлеге алып барыла. Күп кенә чаралар быелгы юбилейларга багышлап үткәрелгән. Шундый бер проект нәтиҗәсе булып “Хәтер китабы” әзерләнгән.


Республиканың тагын 11 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе белән бергә Тимәш авылы балалар бакчасы быел баланың шәхси иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән проектта катнаша. Анда бакча коллективы, тәрбияләнүчеләр, әти-әниләр, авыл җәмәгатьчелеге, спонсорлар катнашачак. Проект кысаларында бакчада территориясендә төрле яклап баланың потенциалын үстерү өчен иҗади мохит булдырылачак.



Уку елының үзенчәлекләренә карамастан, бердәм дәүләт имтиханнары буенча нәтиҗәләр яхшы. Шәһәр һәм районда 69 укучы мәктәпне медаль белән тәмамлаган. Медалистлар имтиханнарда югары баллар җыеп, үз белемнәрен дәлилли алган. Чыгарылыш укучыларының 99 проценты бүген инде теләгән уку йортларына кергән.



Яңа уку елында шәһәр һәм район мәктәпләре гадәти режимда эшли башлыйчак. Алар барлыгы 8 мең 560 бала өчен үз ишекләрен ачачак. Шуларның 1 меңнән артыгы – беренче сыйныфка баручылар.

Вирус таралуны булдырмау максатында мәктәпләрдә барлык куркынычсызлык чаралары күреләчәк. Температураны үлчәү, антисептик чаралар куллану, биналарны дезинфекцияләү эшләре алып барылачак. Кискен респиратор инфекция билгеләре булган укучылар, укытучылар, башка хезмәткәрләр мәктәпкә кертелмичәк.


Яңа уку елында Укучылар кабинеттан кабинетка йөрмиячәк, укытучылар үзләре килеп укыта торган булачак.

Роспотребнадзор таләпләре буенча 2021 елның гыйнварына кадәр мәктәпләрдә массакүләм бәйрәмнәр үткәрелми.

Тулырак "Заман сулышы" газетында, 28 август санында укыгыз

https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/6678899.htm фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев