Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мөселман зиратын үлән баскан. Кем тәртипкә салырга тиеш?

Шәһәр мөселман зиратын үлән баскан, каберлекләр янына үтешле түгел. Кереп җыештыру түгел, туганнар күмелгән урынын да табуы авыр. Зиратны тәртипкә салуларын сорыйбыз, дип яза "Халык контроле"нә лениногорскилы И. Фотолары белән шул мөрәҗәгать "Типичный Лениногорск" төркеменә дә эленгән. Социаль челтәрдә төрле фикер-комментарияләр бар: кемдер зиратны халык үзе җыярга тиеш, бу һәркемнең...

Шәһәр мөселман зиратын үлән баскан, каберлекләр янына үтешле түгел. Кереп җыештыру түгел, туганнар күмелгән урынын да табуы авыр. Зиратны тәртипкә салуларын сорыйбыз, дип яза "Халык контроле"нә лениногорскилы И. Фотолары белән шул мөрәҗәгать "Типичный Лениногорск" төркеменә дә эленгән.

Социаль челтәрдә төрле фикер-комментарияләр бар: кемдер зиратны халык үзе җыярга тиеш, бу һәркемнең бурычы, ди. Кемдер исә, зират территорияләрен тәртиптә тотар өчен акча бүленеп бирелә, законы да бар, нигә үтәлергә тиеш түгел әле дигән фикердә.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Сезнең авылда зиратлар каралганмы? Үз фикерләрегезне "Заман сулышы"ның ВКонтактедагы страничкасына яисә zaman5@yandex.ru почтасына юллагыз.
Фотолар "Типичный Лениногорск"тан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев